Предыдущая публикация
Җилләреңнең әче тешләвен,
Мин яраттым сине, кыш азагы,
Февраль җилләренең исләрен.
Күңел менә, синдәй җиләсерәк,,
Хәрәкәтле, тынлык өнәми.
Нидер алышына, нидер үзгә,
Беләм эзли, бушка өндәми.
Аз җиренә нидер сибә әле,
Ә артыгын алып урынынан,
Синең февраль, ак-ак бураның,,
Күңенлемә җилләр тутырган.
Шуңа бәлкем җанда җиләсерәк,
Җилләр күңелемне аклаган.
Гомер исә синең җилләреңдә,
Язларыма адым атлаган..
Рамзис -Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев