Бик калтаулы итеп яшибез,
Һич кирәкмәс мәшәкатләр табып,
Үебезне үзебез ашыйбыз.
Җанга элеп, меңәр төрле бикләр,
-Шәрә калыр- диеп уйлыйбыз,
Йөзгә битлек киеп, изге заттай,
Гайбәтләрдә, кеше туныйбыз.
Мәхәббәтләр җырда макталганда,
Үз ярыңнан рәхәт тоймыйбыз,
Күрше тавыкларын күркә күреп,
Чит яр белән сөю уйныйбыз.
Булдырганның бәрәкәтен тапмый,
Нәфес янып, җанны өтәбез.
Чабыш аты сыман тукталышсыз,
Тормыш буйлап, йөгереп үтәбез.
Үстерәбез, үзбез кебекләрне,
Назлар салып, биреп, мәхәббәт.
Алар!-диеп, гомер үтеп китә,
Тик тә көтеп азак, мәрхәмәт.
Гади генә яшәр тормышка да,
Катлам - катлам, чүпләр өябез.
-Яшәдек!- дип, артын уйламыйча,
Горур башны, күкә чөябез..
Гөнах кылар, дәрте сүнеп беткәч,
Намазлыкка баса күбебез.
Бер Аллахны искә төшерәбез,
Арттан коелганда чүбебез..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев