Телим шау - гөр килеп яшәргә,
Яңгыравык көлүләрең ишетеп,
-Син тормышым!-диеп дәшәргә.
Алсу таңда, пышылдаган тавыш:
-Әйдә уян соңга калабыз!
Тынлык баскан элек сукмакларга,
Бәхет түшәп, юллар салабыз.
Алма бакчасында, ак - бүз болыт,
Кочып алып, җәйгән куагын,
Хуш исләрен сибәр безнең өчен,
Ни өчен, мин яшим?- дип, тагын.
Шуны көткән сыман самовары,
Бакча өстәлендә ялгызы..
Кичләрендә тавыш биреп шаулар,
Чаткыларын сибеп, йолдызлы.
Акрын гына аккан назлы көйдән,
Сирень ботаклары калтырап,
Күк чәчкәсен сибәр сукмакларга,
Без үтәсе юлда, ялтырап.
Төн кергәндә иңнәреңнән кочып,
Ай нурында йолдыз санарбыз,
Бул син минем, көтеп алган назым,
Шашкан сөю тәмен аңларбыз.
Таралсын ла чишмә дулкыныдай
Йөрәк сусап, җыйган сагышлар,
Эрет әйдә, минем тынлыгымны,
Яңгырасын сине тавыштан..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев