Предыдущая публикация
Күк капусы ачык, сихерле,
Йөгерешә йолдыз, җихан тулып,
Балкышлары янып мең төрле.
Көмеш нурлар, ак кар келәмендә,
Бөрчек- бөрчек, көмеш тамчыдан.
Төн шәүләсе посып, сузылып ята,
Көрт арасы буйлап, камчыдай.
Каеннары, ап-ак мамык шәлдән,
Ай нурында йоклый, коенып,
Бәллүр утта, боздан чиккән бизәк,
Чаткы сибә, сихри тоелып.
Зәңгәрсу төн, ак биләүгә төреп,
Тиберәтә дә кышның бишеген,
Мәшәкате тынган, авыл ятып,
Татлы төшкә ача ишеген.
Өндә булмасларын төштә күреп,
Тиберәлә кышның бер төне,
Өйләр кыегыннан муен сузып,
Морҗаларның, ургый төтене..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 29
ТӘБИГАТЬНЕҢ ҺӘРБЕР МИЗГЕЛЕН..
МАТУРЛЫГЫ ӘЙДӘ ТОРСЫН ТАШЫП,
БИЗӘК ИТЕП ЧИГӘМ, КҮЗ НУРЫН.