сүздән сүрәтләр..
Төн чыкмаган, ә таң инде сыза,
Әрәмәгә алсу нурларны,
Шәрә башлы тузганаклар калка,
Сузып, кибеп барган кулларны
Куе томан, ак сөт сыман ага,
Яңа гына сөзеп куйганмы,
-Калмасын- дип, гүя берәүгә дә,
Җилләр сөзеп эчә томанны,
Ябалаклар, ухылдыйлар ерак,
Тонык кына тавыш чыгарып,
Ай да, калтыранып, эреп ага,
Алсу зәңгәрлеккә болганып.
Урыны белән сары яфрак коеп
Арынганы, тишеп томанын
Таллар калка, карап тын елгага,
Ярда камышларны юганын.
Көз башының төнге сугында,
Көне туып килә зәңгәрсу,
Яшкелт дулкыннарны тәгәрәтеп,
Таң аллыгын йота, агым су..
Бәлки кемдер, бу сүрәтне күрер,
Кем, үзенчә бәлки сүрәтләр,
Көз башында таң сурәтен ясыйм,
Ап- ак биттә сүздән сүрәтләр..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев