Предыдущая публикация
Бөтерелә дөньялар,
Карышма ла, инде җаный,
Кылыйк әйдә ниятләр!
Нигә белмим, син үзеңне,
Хан кызына куясың,
Кара кашым , ак йолдызым,
Әллә миннән туйгансың?
Фал ачкасың, йолдызнәмә,
-Туры килми язмышлар!
Төнге күктән нурлар сибә,
-Безгә- дигән, йолдызлар..
Хан кызыдай турсаясың,
Белмим ниди сәбәп бар?
Яннарыңда мин булмасам,
Кем синән ханша ясар?
Чаткы чәчеп карлар оча
Бии күктә йолдызлар,
Алма читкә карашыңны
Бул җаныма, сөйгән яр.
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев