Сукыр заман, кеше кеше күрми..
Чукрак заман, бер ни ишетми.
Үз - үзенә ышанмаган адәм,
Хыялга да, тыккан тишекне.
Бу битараф заман, юк тойгысы,
Хисләр акмый кеше канында.
Кешең кешелеген якка этеп,
Барын куйган акча санына.
Сатлык заман, тирә- юнгә карый,
Бәя куеп һәрбер күргәнен.
Шатлык уяталмый яңа туган,
Яшь, кайгысыз китә үлгәне.
Дөреслекне кеше кабул итми,
Ялган юлдаш, кеше юлында.
Хәерен дә, табыш итеп саный,
Изге китап тоткан кулына.
Нуры калмый кеше күзләренең,
Карашларда коллык томаны.
Күңел җылытырлык чаткысы юк,
Гел битараф кеше сыманның.
Бик тә җиңел кеше рәнҗетелә,
Гафу сорап тормый юмалап,
Югалтканга исе китми яши,
Җиңел килә, җиңел югала.
Нинди халык,түрәләре шундый,
Мал җитмәсә сугыш чыгара,
Хөрмәте юк, кеше булуның да,
Артык санап. кеше кыралар.
Юк ярату, юк мәхәббәт җирдә,
Яраклашу итә өстенлек..
Кулай икән, парлап яши бирә,
Кулай түгел сөю, бер көнлек.
Сукыр заман..кеше кеше күрми.
Җан кычкыра, аңы ишетми,
Үз - үзенә ышанмаган адәм,
Кешелеккә япкан ишекне.
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 7