Предыдущая публикация
Рәнҗетүләр, ялган, кешедә,
Тираннары Адәм җанын кырсын,
Дошман булсын, күрше -күршегә.
Танымаган, ата улын, ана кызын,
Кеше ерткыч сыман заманда,
Күңелләрдә, туңдырудан саклап,
Бер ут яши сыман һаман да.
Шушы утның җылылыгы белән,
Карамыйча, янган, бер нигә,
Яралана тамчы бер изгелек,
Дөм караңгы калган көннәрдә.
Яктыралар җаннар, шушы уттан,
Тына хәтта, иң - иң үчлеләр.
Нәкъ шушының, бәлки аркасында,
Яши әле җирдә кешеләр...
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 9