Арерылулар гына әйтәлә..
Нинди татлы булган сөю тәме,
Сагынудан, кире кайтканда.
Ничек моңлы була сагышларың,
Көтүләре, һәрбер таңыңны,
Ничек җитми сиңа һәр сулышы,
Нинди бушлык чолгый җаныңны.
Аның кулы тигән һәр әйбердә,
Күз карашың белән тукталып,
Уйлап, үткән аның һәр адымын,
Җан җылысы белән сугарып.
Авызың кергән һәр кисәктән,
Эзләп аннан калган тәмнәрне,
Күрми инде шул бушлыкта хәзер
Аның кулы салган ямьнәрне.
Сагынырсың..Йөрәк кагышлары,
Элек бергәләшеп типкәнен,
Парлы күңел хисләр эреткәндә,
Ничек татлы назлар сүткәнен.
Һәр мизгелең тоеп җитмәслеген,
Аның сынын шундый якында,
Юк!Мәхәббәт уен түгеллеген,
Сулкылдаган көтеп җаныңда.
Сагынуларың аны көткән чакта,
Ялкын өрә алса күмергә,
Нәкъ шушындый булса кичерешең,
Булган.. ул синеке.. гомергә..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 11