Фильтр
Түреш!
добавлена сегодня в 08:20
  • Класс!5
Түреш!
добавлена 20 мая в 07:00

20 май — Бөтендөнья бал корты көне

Бал кортлары — табигатьнең иң тырыш, иң акыллы җан ияләре. Бер кашык бал җыю өчен меңнәрчә чәчәккә кунган бу кечкенә бөҗәкләр безгә эш сөючәнлек һәм бердәмлек үрнәге булып тора.Бу көнне барлык умартачыларны да чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең хезмәтегез — зур сабырлык һәм табигатьне чиксез ярату таләп итә торган алтынга тиң эш. Бал кортлары эшчәнлеге кеше сәламәтлеге өчен генә түгел, ә экология өчен дә бик мөһим. Алар иң кирәкле бөҗәкләр. Бал кортларының миллион еллар буе үсемлек-агачларны серкәләндерүе табигатьнең төрлеләнүенә, планетада флораның үсешенә зур этәргеч биргән.Алар — дөньядагы иң эш сөючән җан ияләре. Бу кечкенә эшчеләр турында иң кызыклы 3 ф
20 май — Бөтендөнья бал корты көне - 5381834825039
20 май — Бөтендөнья бал корты көне - 5381834825039
  • Класс!2
Түреш!
добавлена 19 мая в 09:17

19 нчы май - Пионер балалар оешмасының туган көне

Пионерлар — киләчәккә юл яручылар, курку белми, алдан баручылар. Бу сүзне пионерия баскычларын үтеп үскән кеше тулысынча аңлый. Бүгенге буын аларны китаплардан гына укып белә. Өлкән буынга патриотик тәрбия бирүдә йогынтысы булган, чын кеше тәрбиләүдә зур өлешен керткән Пионер балалар оешмасының бүген туган көне. Күпләр өчен бу көн — бөтен мәктәп белән яланга чыгып, учакта аш пешергән, ярышлар һәм уеннар белән гөрләп үткән турслет хатирәсе. Көн буе саф һавада йөгереп, төтен исе сеңгән тәмле чәй эчүләр әле дә хәтердә...
Күңелегездәге ул чактагы дәртегез, дөньяны яхшыртырга омтылышыгыз беркайчан да сүнмәсен. Сезгә тыныч күк йөзе, гаилә җылысы
19 нчы май - Пионер балалар оешмасының туган көне - 5381823980879
  • Класс!1
Түреш!
добавлена 18 мая в 08:26
  • Класс!24
Түреш!
добавлена 18 мая в 08:07
    18 май-Халыкара музейлар көне  - 5381813168719
    18 май-Халыкара музейлар көне  - 5381813168975
    18 май-Халыкара музейлар көне  - 5381813168463
    18 май-Халыкара музейлар көне  - 5381813168207
    18 май-Халыкара музейлар көне  - 5381813167951
  • Класс!2
Түреш!
добавлена 15 мая в 15:08
    13 май — Бөтендөнья одуванчик көне булып үтте! - 5381764385615
    13 май — Бөтендөнья одуванчик көне булып үтте! - 5381764386639
    13 май — Бөтендөнья одуванчик көне булып үтте! - 5381764386383
    13 май — Бөтендөнья одуванчик көне булып үтте! - 5381764386127
  • Класс!5
Түреш!
добавлена 15 мая в 06:00

15 май — бар дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә!

Ул — кеше тормышының иң зур кыйммәтләрен искә төшерә торган иң җылы, иң изге бәйрәмнәрнең берсе.«Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле», — диләр халыкта. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Безнең авылда да сокланырлык, матур, үрнәк гаиләләр бихисап! Аларның күбесе тормыш юлыннан гомер буе бергә, пар канатлы булып, бер-берсен олылап һәм яратып яшәүчеләр. Нәкъ менә шундый гаиләләр авылыбызның төп таянычы, үрнәге һәм бизәге булып тора. Авылыбызның һәр йортына, һәр гаиләсенә бәхет, иминлек һәм җан тынычлыгы телибез. Пар канатларыгыз таушалмасын, балалар һәм оныклар игелеген күреп, өйләрегездә һәрчак шатлыклы көлке
  • Класс!5
Түреш!
добавлена 12 мая в 15:27

12 май — Экологик белем бирү көне!

🌳
Бүгенге көн безгә табигатьне ярату гына җитми, аны сакларга һәм баеытырга да кирәк икәнен искә төшерә. Бу юнәлештәге иң мөһим адымнарның берсе — агач утырту.
Агачлар — планетабызның үпкәләре. Бер генә үсенте утырту да — киләчәк буыннар өчен саф һава һәм яшел дөнья калдыру дигән сүз. Бу изге эш кенә түгел, ә табигать алдындагы җаваплылыгыбыз да.
Экологик белемне гамәлдә күрсәтик:
🌱 Чүпне аерып җыюга күчик;
🌱 Суны һәм утны сакчыл кулланыйк;
🌳 Мөмкинлек булган саен яңа агачлар утыртыйк!
Җир шары — безнең уртак йортыбыз. Аның киләчәге һәркайсыбызның бүгенге адымнарына бәйле. Әйдәгез, табигатьне бергәләп саклыйк!
#Экология #12май #Агачутырту #ТабигатьнеСа
12 май — Экологик белем бирү көне! - 5381713997903
12 май — Экологик белем бирү көне! - 5381713997903
  • Класс!4
Түреш!
добавлена 12 мая в 15:12

12 май — Халыкара шәфкәт туташлары көне!

Бүген дөньядагы иң изге һөнәр ияләренең берсе — шәфкәт туташлары үз бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Сезнең һөнәрегез — ул бары тик медицина белеме генә түгел, ул зур йөрәк, сабырлык һәм башкаларның кайгысын үз итә белү сәләте. Пациентларга өмет биргән, җылы сүзегез һәм кайгыртучанлыгыгыз белән дәвалаган өчен рәхмәт сезгә! Сез — табибларның уң кулы һәм авыруларның төп терәге. Бәйрәм белән! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм эшегездә бары тик рәхмәтле пациентлар гына очравын телибез!
  • Класс!0
Түреш!
добавлена 9 мая в 06:00

9 май-Җиңү көне!

Җиңү көненнән дә яктырак, изгерәк бәйрәм юк. Без каһарман сугышчыларга, фидакарьләрчә хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәтебезне, чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Тынычлык хакына кылган батырлыгыгыз, сугыштан соң авылны торгызуда күрсәткән намуслы хезмәтегез алдында баш иябез.
Барыгызны да Бөек Җинү көне белән ихластан котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, имин, бәхетле тормыш телибез. Күкләр һәрчак аяз булсын!
9 май-Җиңү көне! - 5381647930191
  • Класс!17
Түреш!
добавлена 8 мая в 11:39
  • Класс!56
Түреш!
добавлена 1 мая в 12:21

"Карга боткасы"бәйрәме

"Карга боткасы" бәйрәмен халкыбыз борын-борыннан билгеләгән. Бүген безнең авылда балалар өчен бик күңелле көн — балалар «Карга боткасы»на чыкты! Иртән-иртүк урамнарны балаларның җанлы тавышлары тутырды. Алар, «Кар-кар, каргалар килде, ике күкәй чыгар!» дип такмаклап, өйдән-өйгә йөриләр. Балаларның чиләкләре шыплап тулсын дип, һәркем капкасын ачып көтеп тора. Борынгы «Карга боткасы» бәйрәме безнең көннәрдә менә шулай заманча һәм җанлы булып яши. Балаларның шат тавышы, «кар-кар» дип кыланулары — табигатьне уяту һәм йортка бәрәкәт теләү ул. Күршеләрне, балаларны берләштерә торган иң җылы бәйрәм. Балачакның шушындый гамьсез, бәхетле мизгелләрен саклаган авылларыбыз мәңге
    "Карга боткасы"бәйрәме - 5381506969679
    "Карга боткасы"бәйрәме - 5381506979663
    "Карга боткасы"бәйрәме - 5381506990159
    "Карга боткасы"бәйрәме - 5381541332559
  • Класс!38
Түреш!
добавлена 1 мая в 06:00
1 Май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме - 5381506887759
  • Класс!9
Түреш!
добавлена 29 апреля в 08:15

29 апрель — Халыкара бию көне

Бию- кешеләрнең хис-тойгыларын, эчке дөньясын һәм кәефен сүзсез генә гәүдә хәрәкәтләре аша җиткерүче тел ул. Ул җанның теле, ирек тойгысы һәм хисләр ташкыны.
Фольклор, борынгы традицияләр, заманча сәнгать һәм иҗат — болар барысы да биюгә сыйган. Бию безгә дәрт бирә, кәефне күтәрә һәм йөрәкләрне берләштерә! Бәйрәмнең төп идеясе – биюнең барлык юнәлешләрен бердәм сәнгать формасы итеп берләштерү. Бию көне кешеләрне дуслык һәм тынычлык хакына бердәм бию теле аша берләштерү булып тора. Димәк, бүген кәефләрегез яхшы булып, күңелләрдә төрледән-төрле бию көйләре яңгырап, аяклар эш арасында гына булса да тыпырдап торырга тиеш.
Бүгенге бәйрәм белән барлык биючеләрне һә
29 апрель — Халыкара бию көне - 5381466613839
  • Класс!3
Түреш!
добавлена 28 апреля в 14:45

28 апрель — Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне!

Сезнең һәрвакыт уяу булуыгыз, профессиональлегегез һәм изге йөрәгегез өчен рәхмәт! Сезгә җиңел сменалар, ныклы сәламәтлек һәм гаилә җылысы телибез! Бәйрәм белән!
28 апрель — Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне! - 5381462592847
28 апрель — Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне! - 5381462592847
  • Класс!72
Түреш!
добавлена 26 апреля в 07:00
  • Класс!6
Түреш!
добавлена 25 апреля в 07:30

25 апрель — Эльбадагы тарихи очрашу көне!

Бүген — Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң мөһим даталарның берсе. 81 ел элек, 1945 елның 25 апрелендә ,Германиянең Торгау шәһәре янында, Эльба елгасында совет гаскәрләре союздашлар (англо-америка гаскәрләре) белән очраша. Эльбадагы очрашу фашистлар армиясен икегә бүлә һәм Җиңүнең бик якын икәнен бөтен дөньяга хәбәр итә. Ул вакытта солдатлар арасындагы дуслыкның чиге булмый: бер-берсен кочаклап кул бирешеп күрешкәннәр, истәлекле бүләкләр алышканнар, «Victory!» һәм «Җиңү!» дип кычкырганнар. Бу — сугыш афәтеннән арыган дөньяның тынычлыкка өметләнгән мизгеле була.
Бу тарихи вакыйганың үзәгендә безнең авылдашларыбыз булуы — безнең өчен чиксез горурлык! Ала
25 апрель — Эльбадагы тарихи очрашу көне! - 5381410511695
25 апрель — Эльбадагы тарихи очрашу көне! - 5381410511695
  • Класс!15
Түреш!
добавлена 22 апреля в 09:00

22 апрель — Владимир Ильич Ленинның туган көне

Бу дата безнең ил тарихының зур бер өлеше. Авылыбызның иң изге урыннары: мәчет, зират һәм Җиңү паркы нәкъ менә Ленин исемен йөртүче урамда урнашкан. Парктагы Ленин бюсты — ул бабаларыбызның намуслы хезмәт елларын һәм шул чор рухын искә төшереп торучы тарихи истәлек.
Бу көнне элек-электән «Ленин өмәләре» үткәрү традициясе яши. Быел да авылдашларыбыз бу матур гадәтне дәвам итте. Мәктәп коллективы һәм укучылар Җиңү паркы территориясен чистартты, ә халык бергәләп зиратны тәртипкә китерде.
Тарихыбызны онытмыйча, авылыбызның йөзе булган урамыбызны чиста һәм матур саклыйк. Күмәк хезмәттә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт!
    22 апрель — Владимир Ильич Ленинның туган көне - 5381354899535
    22 апрель — Владимир Ильич Ленинның туган көне - 5381354938959
    22 апрель — Владимир Ильич Ленинның туган көне - 5381354938703
    22 апрель — Владимир Ильич Ленинның туган көне - 5381354946127
    22 апрель — Владимир Ильич Ленинның туган көне - 5381361059919
    22 апрель — Владимир Ильич Ленинның туган көне - 5381362155087
    22 апрель — Владимир Ильич Ленинның туган көне - 5381362154831
  • Класс!8
Түреш!
добавлена 22 апреля в 07:30

22 апрель - Харыкара җир көне буларак билгеләп үтелә.

Җир планетасының экологик торышы турында, табигатьнең гүзәллеген, байлыгын күрә белергә өйрәтү; җирнең барлык тереклек ияләре өчен уртак йорт булдыруга басым ясау, сакчыл караш, кешелеклелек, киң күңеллелек сыйфатлары тәрбияләү йөзеннән үткәрелә бу бәйрәм.  Бу көнне дөньяның төрле илләрендә агачлар утырталар, чүп-чар җыештыралар һәм табигатьне саклау турында лекцияләр үткәрәләр.
Бу бәйрәм көнендә без үзебез яшәгән җирнең никадәр бай һәм матур булуы турында уйланырга тиешбез. Безнең авылның табигате — Ходай биргән зур бүләк. Көзгедәй тыныч буабыз, чылтырап аккан елгабыз, тауларыбыз, җиләкле урманнарыбыз һәм көмеш кебек челтерәп аккан чиш
  • Класс!15
Түреш!
добавлена 21 апреля в 06:15

21 апрель — Җирле үзидарә көне

Хөрмәтле Рима Раисовна, җирле үзидарә хезмәткәрләре, актив депутатларыбыз һәм авыл активистлары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Авылыбызның иминлеге һәм киләчәге барыбызның бердәмлегеннән, үзара ярдәмләшеп яшәвеннән тора. Бу катлаулы вакытта бердәм булып калу, бер-беребезгә терәк булу аеруча мөһим. Авыл тормышын яхшыртуга өлеш кертүче, битараф булмаган һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, какшамас ихтыяр көче һәм сабырлык телибез. Күкләребез һәрвакыт аяз, көннәребез тыныч булсын, илләребезгә тизрәк тынычлык килсен. Гаиләләрегездә иминлек, җан тынычлыгы һәм якты өметләр юлдаш булсын!
Бәйрәм белән!
    21 апрель — Җирле үзидарә көне - 5381345376591
    21 апрель — Җирле үзидарә көне - 5381337386063
    21 апрель — Җирле үзидарә көне - 5381337385807
    21 апрель — Җирле үзидарә көне - 5381337385551
    21 апрель — Җирле үзидарә көне - 5381337486415
  • Класс!21
Показать ещё