Свернуть поиск
Чишмә буенда онытылмаслык мизгелләр! 22 май — Халыкара биологик төрлелек көнендә авылыбыз мәктәбе укучылары һәм мәктәп коллективы бергәләп чишмә буена искиткеч матур турслётка чыктылар! Балалар табигать кочагында ял итеп кенә калмады, ә кызыклы уеннарда катнаштылар һәм чишмә тарихы белән таныштылар. Учак янында кайнаган тәмле самавар чәе, казанда пешкән тәмле аш, җырлар һәм күңелле көлүләр бу көнне чын бәйрәмгә әйләндерде! Укучыларга шундый онытылмаслык һәм файдалы ял оештырган мәктәп коллективына зур рәхмәт! Балаларыбыз тормыш дулкынында табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәнеп үссеннәр! Җәйләр матур килсен.
0 комментариев
7 классов
20 май — Бөтендөнья бал корты көне
Бал кортлары — табигатьнең иң тырыш, иң акыллы җан ияләре. Бер кашык бал җыю өчен меңнәрчә чәчәккә кунган бу кечкенә бөҗәкләр безгә эш сөючәнлек һәм бердәмлек үрнәге булып тора.Бу көнне барлык умартачыларны да чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең хезмәтегез — зур сабырлык һәм табигатьне чиксез ярату таләп итә торган алтынга тиң эш. Бал кортлары эшчәнлеге кеше сәламәтлеге өчен генә түгел, ә экология өчен дә бик мөһим. Алар иң кирәкле бөҗәкләр. Бал кортларының миллион еллар буе үсемлек-агачларны серкәләндерүе табигатьнең төрлеләнүенә, планетада флораның үсешенә зур этәргеч биргән.Алар — дөньядагы иң эш сөючән җан ияләре. Бу кечкенә эшчеләр турында иң кызыклы 3 факт:1) 1 кг бал җыю өчен кортлар 2 миллион чәчәккә кунарга тиеш!
2) Алар үз умартачысының йөзен һәм исен таныйлар, чит кешене сизәләр икән.
3) Галимнәр әйтүенчә, кортлар юкка чыкса, кешелек 4 елдан соң ачлыктан үләчәк. Чөнки без ашаган ризыкларның 80%ын алар серкәләндерә.
Безне шифалы бал белән сыйлаучы барлык авыл умартачыларын чын күңелдән бал кортлары көне белән котлыйбыз! Тормышыгыз бал кебек татлы, көннәрегез кояшлы булсын Тәнегез сәламат булсын, кортларыгыз күп бал җыйсын, хезмәтегез уң булсын!
0 комментариев
2 класса
19 нчы май - Пионер балалар оешмасының туган көне
Пионерлар — киләчәккә юл яручылар, курку белми, алдан баручылар. Бу сүзне пионерия баскычларын үтеп үскән кеше тулысынча аңлый. Бүгенге буын аларны китаплардан гына укып белә. Өлкән буынга патриотик тәрбия бирүдә йогынтысы булган, чын кеше тәрбиләүдә зур өлешен керткән Пионер балалар оешмасының бүген туган көне. Күпләр өчен бу көн — бөтен мәктәп белән яланга чыгып, учакта аш пешергән, ярышлар һәм уеннар белән гөрләп үткән турслет хатирәсе. Көн буе саф һавада йөгереп, төтен исе сеңгән тәмле чәй эчүләр әле дә хәтердә...
Күңелегездәге ул чактагы дәртегез, дөньяны яхшыртырга омтылышыгыз беркайчан да сүнмәсен. Сезгә тыныч күк йөзе, гаилә җылысы һәм бәхет телибез!Сафтан калмыйбыз, гел алга! Фотоларыгыз булса бүлешегез.Фотода "Почётлы пионер" исемен йөрткән Бөек Ватан сугышы ветераны Фаттахов Исмагил Фаттахетдин улы студентлар белән. Сентябрь 1971 ел.
0 комментариев
1 класс
Хөрмәтле Рима Раисовна!
Бүген Сезнең күркәм бәйрәмегез — туган көнегез! Бу җаваплы һәм авыр эшегездә Сезгә озын гомер, саулык-сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телибез. Авылыбыз иминлеге өчен кылган изге эшләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Якыннарыгызның җылысын тоеп, гел шулай кешелекле, киң күңелле булып яшәвегезне телибез!
0 комментариев
25 классов
18 май-Халыкара музейлар көне
Музейлар илнең тарихи мирасын саклыйлар һәм рухи һәм матди мәдәният ядкәрләрен саклыйлар.Барлык музей һезмәткәрләрен шушы бәйрәм белән котлыйбыз.
Музейлар, вакыт машиналары кебек, тарихка кагылырга, ата-бабаларыбыз файдаланган көнкүреш әйберләрен, безгә кадәр яшәгән кешеләрнең күп буыннары җыйган сәнгать әсәрләрен, бу кешеләрнең тормышын һәм эшчәнлеген раслаучы документларны үз күзләребез белән күрергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә музейга бару-ул һәрвакыт башка чорга, башка илгә, башка дөньяга күчәргә мөмкинлек бирә торган вакыт эчендә сәяхәт итү.
Безнең авылыбыз да да музей бар. Авыл музее — ул безнең тарихыбыз, үткәнебез, әби-бабаларыбызның хезмәте һәм рухы сакланган урын. Аны клуб җитәкчесе Фәнүзә Фидан кызы тулыландырып тора. Өегездә үткән заман әйберләре булса, аңа илтеп бирә аласыз. Музейны бергәләп тулыландырыйк.
0 комментариев
2 класса
13 май — Бөтендөнья одуванчик көне булып үтте! Бу сары чәчәкләр — чын яз һәм тиздән җәй җитүе символы. Алар турында 3 кызыклы факт:
1️⃣ Кояш сәгате: Алар иртәнге сәгать 6 да ачыла һәм кичке 3–4 тә ябыла. Болытлы көнне бөтенләй ачылмыйлар.
2️⃣ Исемнәр байлыгы: Безнең телдә исемнәре күп: сары чагында — бакча сарае яки каз үләне, ә ак мамык булгач — тузганак.
3️⃣ Тәмле һәм файдалы: Чәчәкләреннән варенье ясыйлар, ә яфракларыннан салатлар әзерлиләр.
0 комментариев
5 классов
15 май — бар дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә!
Ул — кеше тормышының иң зур кыйммәтләрен искә төшерә торган иң җылы, иң изге бәйрәмнәрнең берсе.«Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле», — диләр халыкта. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Безнең авылда да сокланырлык, матур, үрнәк гаиләләр бихисап! Аларның күбесе тормыш юлыннан гомер буе бергә, пар канатлы булып, бер-берсен олылап һәм яратып яшәүчеләр. Нәкъ менә шундый гаиләләр авылыбызның төп таянычы, үрнәге һәм бизәге булып тора. Авылыбызның һәр йортына, һәр гаиләсенә бәхет, иминлек һәм җан тынычлыгы телибез. Пар канатларыгыз таушалмасын, балалар һәм оныклар игелеген күреп, өйләрегездә һәрчак шатлыклы көлке вә татулык тавышлары гына яңгырасын! Бәйрәм белән!
0 комментариев
5 классов
12 май — Экологик белем бирү көне!
🌳
Бүгенге көн безгә табигатьне ярату гына җитми, аны сакларга һәм баеытырга да кирәк икәнен искә төшерә. Бу юнәлештәге иң мөһим адымнарның берсе — агач утырту.
Агачлар — планетабызның үпкәләре. Бер генә үсенте утырту да — киләчәк буыннар өчен саф һава һәм яшел дөнья калдыру дигән сүз. Бу изге эш кенә түгел, ә табигать алдындагы җаваплылыгыбыз да.
Экологик белемне гамәлдә күрсәтик:
🌱 Чүпне аерып җыюга күчик;
🌱 Суны һәм утны сакчыл кулланыйк;
🌳 Мөмкинлек булган саен яңа агачлар утыртыйк!
Җир шары — безнең уртак йортыбыз. Аның киләчәге һәркайсыбызның бүгенге адымнарына бәйле. Әйдәгез, табигатьне бергәләп саклыйк!
#Экология #12май #Агачутырту #ТабигатьнеСаклагыз #ЭкоБелем
0 комментариев
4 класса
12 май — Халыкара шәфкәт туташлары көне!
Бүген дөньядагы иң изге һөнәр ияләренең берсе — шәфкәт туташлары үз бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Сезнең һөнәрегез — ул бары тик медицина белеме генә түгел, ул зур йөрәк, сабырлык һәм башкаларның кайгысын үз итә белү сәләте. Пациентларга өмет биргән, җылы сүзегез һәм кайгыртучанлыгыгыз белән дәвалаган өчен рәхмәт сезгә! Сез — табибларның уң кулы һәм авыруларның төп терәге. Бәйрәм белән! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм эшегездә бары тик рәхмәтле пациентлар гына очравын телибез!
0 комментариев
0 классов
9 май-Җиңү көне!
Җиңү көненнән дә яктырак, изгерәк бәйрәм юк. Без каһарман сугышчыларга, фидакарьләрчә хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәтебезне, чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Тынычлык хакына кылган батырлыгыгыз, сугыштан соң авылны торгызуда күрсәткән намуслы хезмәтегез алдында баш иябез.
Барыгызны да Бөек Җинү көне белән ихластан котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, имин, бәхетле тормыш телибез. Күкләр һәрчак аяз булсын!
3 комментария
17 классов
Фильтр
Закреплено
Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына
Ветераннарыбызга мәңгелек дан!Әти вәсияте
Түземлекләр бетеп китә кайчак,
Сабырлыгым ала сыналып.
Шул чакларда бар да яхшы димен,
Эчтән генә тирән тын алып.
Бар да үтәр, бар да яхшы булыр,
Сабырлыгым җуйма, йөрәгем .
Син борчылып кына бер ни үзгәрми бит
Ходай белер ничек кирәген.
Ярдәм бирер бары ходаем!
Еллар үтү белән әти ,әни турында хәтирәләр һич тә онытылмый, киресенчә яңара гына икән, һәм алар сөйләгән һәрбер сүз күңелдә мәңгегә уелып кала, сагындыра...
Әтием белән әнием үзебезнең Бүздәк районы Түреш авылында туып үсеп,шунда белем алалар. Авылда яшәп, дөнья корып, дүрт бала устереп, кызганычка каршы кече кызлары ике айлык булг
20 май — Бөтендөнья бал корты көне
Бал кортлары — табигатьнең иң тырыш, иң акыллы җан ияләре. Бер кашык бал җыю өчен меңнәрчә чәчәккә кунган бу кечкенә бөҗәкләр безгә эш сөючәнлек һәм бердәмлек үрнәге булып тора.Бу көнне барлык умартачыларны да чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең хезмәтегез — зур сабырлык һәм табигатьне чиксез ярату таләп итә торган алтынга тиң эш. Бал кортлары эшчәнлеге кеше сәламәтлеге өчен генә түгел, ә экология өчен дә бик мөһим. Алар иң кирәкле бөҗәкләр. Бал кортларының миллион еллар буе үсемлек-агачларны серкәләндерүе табигатьнең төрлеләнүенә, планетада флораның үсешенә зур этәргеч биргән.Алар — дөньядагы иң эш сөючән җан ияләре. Бу кечкенә эшчеләр турында иң кызыклы 3 ф19 нчы май - Пионер балалар оешмасының туган көне
Пионерлар — киләчәккә юл яручылар, курку белми, алдан баручылар. Бу сүзне пионерия баскычларын үтеп үскән кеше тулысынча аңлый. Бүгенге буын аларны китаплардан гына укып белә. Өлкән буынга патриотик тәрбия бирүдә йогынтысы булган, чын кеше тәрбиләүдә зур өлешен керткән Пионер балалар оешмасының бүген туган көне. Күпләр өчен бу көн — бөтен мәктәп белән яланга чыгып, учакта аш пешергән, ярышлар һәм уеннар белән гөрләп үткән турслет хатирәсе. Көн буе саф һавада йөгереп, төтен исе сеңгән тәмле чәй эчүләр әле дә хәтердә...Күңелегездәге ул чактагы дәртегез, дөньяны яхшыртырга омтылышыгыз беркайчан да сүнмәсен. Сезгә тыныч күк йөзе, гаилә җылысы
15 май — бар дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә!
Ул — кеше тормышының иң зур кыйммәтләрен искә төшерә торган иң җылы, иң изге бәйрәмнәрнең берсе.«Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле», — диләр халыкта. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Безнең авылда да сокланырлык, матур, үрнәк гаиләләр бихисап! Аларның күбесе тормыш юлыннан гомер буе бергә, пар канатлы булып, бер-берсен олылап һәм яратып яшәүчеләр. Нәкъ менә шундый гаиләләр авылыбызның төп таянычы, үрнәге һәм бизәге булып тора. Авылыбызның һәр йортына, һәр гаиләсенә бәхет, иминлек һәм җан тынычлыгы телибез. Пар канатларыгыз таушалмасын, балалар һәм оныклар игелеген күреп, өйләрегездә һәрчак шатлыклы көлке12 май — Экологик белем бирү көне!
Бүгенге көн безгә табигатьне ярату гына җитми, аны сакларга һәм баеытырга да кирәк икәнен искә төшерә. Бу юнәлештәге иң мөһим адымнарның берсе — агач утырту.
Агачлар — планетабызның үпкәләре. Бер генә үсенте утырту да — киләчәк буыннар өчен саф һава һәм яшел дөнья калдыру дигән сүз. Бу изге эш кенә түгел, ә табигать алдындагы җаваплылыгыбыз да.
Экологик белемне гамәлдә күрсәтик:
Җир шары — безнең уртак йортыбыз. Аның киләчәге һәркайсыбызның бүгенге адымнарына бәйле. Әйдәгез, табигатьне бергәләп саклыйк!
#Экология #12май #Агачутырту #ТабигатьнеСа
12 май — Халыкара шәфкәт туташлары көне!
Бүген дөньядагы иң изге һөнәр ияләренең берсе — шәфкәт туташлары үз бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Сезнең һөнәрегез — ул бары тик медицина белеме генә түгел, ул зур йөрәк, сабырлык һәм башкаларның кайгысын үз итә белү сәләте. Пациентларга өмет биргән, җылы сүзегез һәм кайгыртучанлыгыгыз белән дәвалаган өчен рәхмәт сезгә! Сез — табибларның уң кулы һәм авыруларның төп терәге. Бәйрәм белән! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм эшегездә бары тик рәхмәтле пациентлар гына очравын телибез!- Класс
загрузка
Показать ещёНапишите, что Вы ищете, и мы постараемся это найти!
Дополнительная колонка
О группе
с Тюрюш.Буздякский район. РБ.
- 452727 с.Тюрюш,Буздякский район,РБ., с. Тюрюшево (Буздякский район)
Показать еще
Скрыть информацию
Правая колонка