Шулар килсә әбиләргә зур бер бәйрәм кебек. Мин үзем Байлар Сабасында яшим. Район үзәгендә. Пенсия акчамнан да тукта, шулар килер, берәр әйбер алырбыз, дип гел җыеп торам. Камиләмә: кызым мин әйтәм, әйдә кибетләргә чыгыйк. Берәр нәрсә алыйк әле, кирәк әйберең юкмы, димен. 4нче класста гына укыса да, әби, синең бит пенсия акчаң зур түгел, кирәкми, ди балакаем. Шуны белә, гел шулай әйтә. Өйдә дә сөйлиләрдер инде. Җитә кызым, әйдә, мин әйтәм, үскәч әби моны ала иде, әби тегене ала иде, диярсез, димен. Искә алырсыз, димен.
Гел үзем кебек кая матур алкалар, бантиклар, түмәләр саткан төштә бөтерелә ул. Бу юлы бик матур чәченә куя торган заколкалар алдыртты. Ал кызым, мин әйтәм,ал. Үзем аңа алам үземнең ирексездән күзләремә яшьләр килә.
Күңелемдә шушы чәчкә куя торган приколка белән бәйле җылы да һәм шул вакытта кызганыч та бер хәтирә саклана. Без авылда үстек. Район үзәге ерак түгел, 5 километр тирәсе. Балачакта күрше абый пекарнядан авыл кибетенә ипи алып кайта. Ат белән ипигә барганда кайвакыт без балаларны да утыртып бара - Зөлфия, Илһамия, Гөлгенә, мин. Мәрхүм Җәүдәт абый шулкадәр бала җанлы иде: курыкмыйча юлга безне утыртып чыгып китә. Ул пекарня янына килеп туктый: без кем кая кибеткә чабабыз. Озак тормагыз, паркларга кермәгез. Бер сәгатьтән китәбез, ди. Сәгатьне кем белгән, бәрелә сугыла башта барып семянка сатучы әбидән 3 тиенгә кечкенә стакан көнбагыш алабыз. Аннан 5 тиенгә алма согы эчәбез. Ә инде акчалырак булган Зөлфия белән Гөлгенә хозтовары кибетенә дә керәләр. Я приколка, я матуррак заколка, невидимка сайлыйлар. Без дә кызлар, пыяла прилавка астында куйган ул тимер чәчкә куя торганнарга кызыгабыз инде. Акча юк. Бер юлы барысы да 1әр сум акча алып чыктылар. Җәүдәт абый кибет янында тора. Мин кызларның акчалары барын күрдем дә бармаска булдым. Кеше әйбер сайлаганда гел кызыгып торасын аңлыйсыз инде.
-Зәйтүнә, Зәүтүнә, дип кычкыралар кибет яныннан. Мин ишегалды ишетмәмешкә салышам. Җәүдәт абый аты белән кузгалып киткәч, әй аллага шөкер, дип куйдым. Киттеләр.
Юк, безгә табан борылды да, атын баганага бәйләп ишегалдына керде. Мин берни дәшми. Әйдә бармыйсыңмы әллә, ди.
-Юк, рәхмәт Җәүдәт абый, дим. Сер бирәсем килми. Әйдә, тәмле суга акчаны үзем бирәм, ди. Юк, юк, димен. Әби дә чыкты.
-Ярар, бар, әйләнгән саен балаларны котыртып йөрмә, дип орышына. Ярар инде Газзә апа, кеше барганда аның да барасы киләдер, ди.
Бар, утырып барса гына. Ә акчам юк. Гел тәмле су эчеп тә, семянкә чиертеп булмый, ди әби.
Әтием белән әнием аерылган. Без әни белән әбиләргә кайтканбыз. Әби йомшак кеше түгел иде. Әни тем более анардан узып берни эшли алмый иде.
Бармадым, киттеләр. Ии, шул вакытта ат арбасы югалганчы артларыннан карап калганым. Күзләремнән яшьләрем мөлдер-мөлдер агып тузанлы галушларыма тама. Инде болай да алар янына сыеша алмыйм: алар башларына әле бер, әле икенче төрле приколкалар куеп чыгалар. Тагып кына карыйсыңмы, дигән булалар.
Аларның ат белән ипи алып кайтуларын шулкадәр тетрәп көттем. Мин әйтәм нинди приколкалар гына алып кайтырлар икән, димен. Тагын минем белән уйнамаслар инде...
Төштән соң ат кибет янында күренде. Кызлар инде өйләренә таралышканнар. Мин бүрәнзгә басам да карыйм. Берзаман Җәүдәт абый мине дәшә. Мин тәки карап торам. Үзе килә башлады. Килеп җитте дә кажан кесәсеннән берничә төрде невидимкалар чыгарды.
-Мә, менә сиңа алдым. Кызларга әйтмә, яме. Алар күрмәделәр. Үзем барып алдым, дип әйтерсең, ди. Күрсәгез ярылып беткән көрәк кадәр кулларында 6 төрле невидимка. Ике приколка. Икесенә күбәләк ябышырган, икесе кызыл чәчәкле, тагын икесе үрмәкүчле. Шул күбәләк төшкән невидимкаларга барган саен кызыгып карап тора идем. 25 тиен тора иде алар. Ә калганнарын хәтерләмим.
-Ал, ал, сиңа болар, - ди тагын. Муенына асылынып кочаклап алдым. Шулкадәр сөенгәнем бүген дә уйласам күзләремә яшьләр тула. Мәктәпкә рәхәтләнеп тагып йөрдем. Чәчемнән шуып төшеп калмасын, дип курка идем. Ат белән узганда гел Җәүдәт абый янына барып исәнләшә башладым. Невидимкалар ны күреп кызлар аптырадылар. Күреп торам минем өчен беркем дә сөенми. Сиңа ничек, кем алды, дип кенә әйттеләр.
Менә шундый хәтирә , мәңге онытылмас яхшылык. Җәүдәт абыйга гомер буе догалар укыйм. Шундый әйбәт кеше иде мәрхүм. Балаларым әйбер сораса беркайчан да, юк димәдем. Алырбыз, дия идем. Ала да идек. Үзем кимсенеп үскәнгә шулай күрәсең.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11
Урыннары жэннэт турендэ булсын,искэ алуым хаер дога булып ирешсен, раббым
Кирэк эйберне узгынчы чегэннэрдэн дэ ала иде