Авылга тормышка чыктым. Иремнең йорт җире яхшы. Башта миңа карарбыз әле, эш булмаса китеп тә барырбыз, дия иде. Кияүгә чыксын өчен әйтте бугай инде. Ярар, бик булдыклы кеше, мин үкенмим. Инде авыл тормышында көн күрүемә сөенеп тә куям.
Сыер тотабыз, дип әйтә башлаган идем, ирем нужарма, ди. Банка тотып сөт эзләп йөреп арыдым.
Бер көнне кәҗә белештем. Безнең авылда кәҗә тотучы юк. Үз әниемә, каенанама да әйттем бу турыда. Икесе дә риза түгелләр. Имеш авылда кеше көлдерәм икән!
Үз әнием әйтә, кызым ди, гомердә дә авылда кәҗә тотучы булмады, ди. Кәҗәне аны бик булдыксызлар гына тотты ди. Зинхар кеше көлдермә, ди. Каенана киченнән килеп җитте. Монысы ни дигән эш тагын! Артист кеше түгел, кәҗә терлек түгел дип гомер буе әйтеп үстерделәр безне, ди. Авылга атка калдырасыз, кәҗә алып кайта күрмәгез, ди. Аның сөте дә ашарлык булмый, бик булдыксыз кеше генә кәҗә асрый ул ди.
Артист кеше түгел, дигән сүзенә каршы җавап бирдем (минем артистларны үпкәләтшсем килмәде)... Мисаллар бик күп бит: алар хәзер иң акчалы халык, алар хәзер әнә СВОга ярдәм итәләр. Ничек алар кеше булмасын!
Ә менә кәҗә терлек түгел, дигәненә каршы сүз әйтә алмадым. Ник ул терлек түгел соң? Кәҗә сөте иң файдалы, миңа моны врач та әйтте. Алар сүзенә карап хәзер ирем дә икеләнә куйды: кирәкмәс, ди. Ачуым чыкты, сүзем юк. Мин әйтәм күңел төшергечләр, искелек калдыклары... Алам, үзем акча җыйдым, дидем. Алам да, асрыйм да!
Менә шулай дуслар, кеше күңелен төшерүчеләр күп ул. Бирешмәгез, диюем!
А.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 89
.
Шулай, дуслар, кәҗә бик файдалы, күңелле мал.