1997 нче елнын көзендә танышкан идек без, дөресрәге, таныштырдылар.
Булачак иремә – 29, миңа 26 яшь иде. Казан егете, җәйләрен балачагы авылда үткән. Мин – авыл кызы.
Бер-беребезне ошатып та җибәргәнбез ахры. Күп тә түгел, аз да түгел, 9 айдан соң ул миңа өйләнешергә тәкъдим ясады. Ничек икәнен төгәл генә хәтерләмим дә, ләкин көннәрнең берендә гадәттәгечә мине эштән каршы алды да, Жилплощадка бистәсенең караңгы бер сукмагында туктап, мина туй балдагы киертеп карады (күптән алган булган).
Читенсенеп кенә кидем. Ярады!
Шунда инде мин аның миңа карата мөнәсәбәте җитди икәнен анладым. Озакламый, язылышырга гариза бирдек. Билгеле инде, аңа кадәр әти-әниләр белән таныштык.
Никахны, әти-әнине артык мәшәкатьләмичә, мине туйга алырга килгәч укыттык. Ул вакытта киемгә артык игътибар бирелми иде бит: мин прокатка алган туй күлмәгеннән утырдым. Кияү егетенен башында түбәтәй, ә миндә прическа! (Ходай кичерсен мине🙏)
Әни мәрхүмә мендәргә дигән каз мамыкларын юып, киптереп, тиешенчә бирнә тутырып, сандык белән озатты мине.
(Әти белән икесе, билгеле. Әти исән-сау, безнен белән яши.)
Заманына күрә иң яхшы булган «Волга» машинасында киттек без Казанга. Әйтергә оныттым, Кукмара районы Янил авылыннан мин. Калган кунаклар өчен автобус бар иде.
Юлда 2 сәгать чамасы бардык. Яңгыр да явып үтте, аннан аязды. Туйда янгыр явуны әйбәт, дип ишеткәнем бар – яхшыга юрадым. ЗАГС ка вакытында барып җиттек, теге балдакнын хуҗасы булдым😀
Туебыз гадәти, ләкин бик күңелле үтте. Аны кайнанамнын гаилә дуслары, күршесе (икесе дә мәрхүмнәр инде) жор телле, уен-көлкеле, «Юность» клубында кием элуче Фагыйлә апа алып барды. Ике яктан да ярыйсы гына күп туганнар, дуслар җыелган иде.
Инде 1 атнадан туй безнең якта, авылда булды. Урамда эссе көн иде. Күз алдына китерегез әле: шунда пешерү, су җылытып савыт юу... (ул вакытта суны коедан ташыйсы)
Чәчнең дә матурлыгы калмады.
Озын сүзнен кыскасы – туй ике якта да күңелле үтте.
Юраганым юш килде – яңгыр яву хәерлегә икән. Быел 3 нче июльдә тормыш корып яши башлавыбызга 26 ел була, Ходаема мең шөкер!
1998 елда өйләнештек, 1999 елда беренче улыбыз туды.
Туйга кадәр иремә әйтеп куйган идем: «Сез дә өчәү, без дә өчәү, безнен дә өч балабыз булырга тиеш», – дип. Ходай 3 малай бирде безгә! Хәзер инде кызларым булырдай 3 киленле буласыбыз бар. Бирсен Ходай!
Гаилә булгач, төрле хәлләр була. Яшьрәк чакта тормышны бик аңлап та бетермисең. Яши-яши акыл керә, бер-береңә тагын да якынаясың.
Яратам, дигән сүзне бик сирәк ишетәм, үзем дә бик әйтмим бугай.
Төчеләнеп сөйләшүне дә яратмыйм. Сабыр булырга тырышам. Аннары, тәрбиям шундый минем, әти-әни гел кешедән яхшы түгел, дип үстерделәр безне.
Хәзерге тормышымнан канәгать мин: ирем әйбәт кеше, үзебез булдырган фатирларда яшибез, балалар моңарчы йөзгә кызыллык китермәделәр, алга таба да тәрбияле, тәүфиклы, бәхетле булсалар, үзара дус-тату яшәсәләр иде. Әти-әни өчен моннан да зур бәхет буламы?!
Миләүшә Солтанова,
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 79
Барысыда матур башланган,тыйнак,сабыр.
Шундый гайлэдэ Туган балаларда,хичшиксез
тэрбияле инде ул.
Улларыгызда узлэренэ тиннэрен табып,узегезгэ охшап, бэхетле булсыннар.