(хикәя)
- Калмыйсың монда. Җитте сиңа ятимсерәп, ялгызың авыл буйлап йөрергә... Булмый идеме әллә кайчан ук машинаның арткы ишегеннән генә кереп, шунда утырып безгә барырга. Урының җылыда булыр иде... Без көн дә синең артыңнан йөри алмыйбыз...Утыр, машинага...
- Юк, бармыйм. Бармыйм, дигәч, бармыйм... Тотынмагыз миңа. Шушында яшәгән җиремнән беркая аяк атламыйм. Чит җирләрдә яши алмыйм мин... Тимәгез миңа... - аның шулай дип әйтүен мөлдерәмә күзләре, ялыну катыш карашы һәм ара-тирә шыңшып куюы кискен җавабы иде.
Күз карашлары белән аралашсак та, мин аңа яратып, үз итеп, әйтәсе килгән барлык сүзләремне тезәм... Ул моңсу кара күзләрен тутырып карап тора.
- Миңа нык авыр. Менә шулай яңгырлар, карлы яңгырлар, соңыннан кар-бураннарда ялгызың тилмереп урам буйлап йөрүләреңне күз алдына китереп өзгәләнүләрем. Унбиш чакрымлап кына барасы бит үзебезгә кадәр. Ерак түгел. Машинага утырырга куркасыңмы ни? Үземнең янымда гына булыр идең. Тамагың җылы ашлы булыр иде. Кайда йөрисең икән дип көяләнмәс тә идем...
- Юк инде, юк... Авызыңны да ачма, Миләүшә. Ачуланма, беркая да китә алмыйм бу авылдан. Инде артык күп яшәрлек көнем дә калмагандыр... Бабайны озаттым, өч абыйны... Ә иң авыры әбине озату булды миңа... Кышларын оямны көрәп, җылы ашлар чыгарып бирүче, икмәге белән бүлешүче әбием минем исемемне көненә ничә тапкыр кабатлый иде. Эй Пиратым, син генә минем тугъры дустым, дип эндәшә иде. Ул миңа иптәш, хуҗа иде. Мин аңа иптәш идем. Син булгач, төннәрен дә куркмыйм, Пираткаем, дип әйтә иде әбием. Мин үсенеп китә идем. Кая барса да, артыннан калмыйча ияреп бардым... Әбием җан бирер тәүлекне ишек төбенә башымны салып, аның белән үткән көннәремне сагынып яттым. Син аптырадың да әле болай ятуыма... Син белми идең аның кайчан китәсең, ә без, кешенең кайчан китәсен беләбез. Авыру хуҗаларыбызның үлемен сизәбез шул... Оныттыңмы ни, көчек кенә килеш мине Уфадан алып кайтканың. Шушы нигезгә кайттым, шушы нигездән китмәячәкмен беркая да.
- Әйе, Уфа базарында сине һәм башка көчекләрне таратып торучы ханым без сине сайлагач, паспорт номерларыбызны, адресыбызны язып алып калган иде. Имеш тә, мин сине алып китеп рәнҗетмименме... Ә син бик үз иттең авыл өен. Абыйлар артыннан калмый йөри идең. Синең тавыш бирүеңнән почтальонканың килүен, башка кеше керүен аңлап алалар иде. Сакчы булдың, рәхмәт. Мин синең ике абый белән күрше авылга барып, кайтканда бер абыйны саклап утырып калганыңны күргәч, тугърылыгыңа таң калган идем. Олы абый аягында басып торалгандыр инде, посадка башында егылып, йоклап калган энекәшен калдырып кайтып киткән. Ә син, без машина белән килеп туктаганда, ничә сәгать утыргансыңдыр, һаман шул сәрхүш бәләкәй абый янында утыруыңны, аны саклап, көтеп утыруыңны белгәнсең. Бергә эчеп йөргән абыйсы энекәшен ташлап кайтып киткән, ә син аның уянуын көтеп утырасың дип, сиңа ихтирамым тагын да арткан иде. Рәхмәт сиңа. Тик үпкәм бар. Безгә яшәргә бармадың.
- Бәләкәй абыеңны хуҗам дип яраттым. Артларыннан ияреп йөрсәм дә, эчеп исертә торган эчемлекләрен күпме эчертмәскә тырышсам да, көчем җитми иде. Айнык чакта бик ярата иде бит ул мине. Инде үзенең фатирына киткәч тә, юлларга чыгып бик озак көтеп утыра идем мин аны. Баштагы мәлләрдә кайта иде. Сез йогурт дип йөрткән бик тәмле нәмәстәкәйне дә миңа күчтәнәч итеп алып кайта иде. Катык кебек нәрсәне без, эт халкы, яратабыз инде ул... Ә абый кайту миңа әллә нинди күчтәнәчләрдән дә кыйммәтрәк иде шул. Соңрак кайтмый башлады. Олы абыйны зиратка илтеп салдылар. Әбигә иркәләнеп озак еллар яши алмадым, ул да уянмаска йоклады һәм аны да зиратка илтеп куйдылар. Ярый сез килеп йөрдегез. Җәйгелеккә төп нигезләренә кайткан игелекле Рифҗан, Рита, Мөдәрис, Резедә күршеләрем җылы аштан өзмәделәр... Сезнең машина тавышын ишетеп, авыл башына чаба идем. Олы шатлык иде син килү. Җыеп алып килгән сөякләрне яшереп куеп атна буе кимерә идем. Әпиләрне дә күмеп куеп бардым. Әбинең өенә килүче булмады, синнән башка. Әкрен генә үзе генә яшәгән, синең бәләкәй абыеңа ошап торган күрше Радикка ияләштем. Бәләкәй абыең белән йөргән сукмаклардан аның артыннан йөрдем. Ул да бәләкәй абың ,,чире,, белән чирләсә дә, бер-беребезгә иптәш идек... Менә бер кыш ул да зиратка китеп йоклаганына.
- Әйттем бит, әйттем, Пиратик-братик, безгә барыйк дип, җәяүләп кенә алып барыр идем һич тә булмаса. Муеныңа муенсак кидертмисең бит. Бәйләтмәдең дә әни үлгәч, муеныңа берничек тә муенсак кидертеп булмады...
- Син, Миләүшә, аңларга тиеш. Әниең авылын ташлап китәлми иде бит, мин дә бу авылсыз яши алмыйм. Җәфалама мине үзең белән алып барам дип. Мин синең өзгәләнүеңне әллә кайдан сизеп торам. Ашарга утырсаң да мине исеңә төшереп, күзләреңә яшь килгәнен дә тоям. Без бит эт халкы. Безнең сиземләү, инде кайтмаска киткәннәрнең җанын күрә белү дә безнең өчен гадәти. Китәлмим, ачуланма, кыстама да...
Кышын Борис абыйның өч эте белән бергә йөрдем. Ач тормадык. Күрше өйнең ишеге ачык булды, хуҗалары күптән ташлаган өй ул. Шунда кереп йоклап йөрдем. Борисның печән эскертендә дә йокладык.
- Шуңа аякларың авырта инде әнә. Туңдыргансыңдыр, өшеткәнсеңдер...
- Әби-хуҗамның хәстәрлекле кызы, без эт халкы бик өшеп бармыйбыз да ул. Мин карт бит инде. Икенче дистәне ваклап барган этмен... Бирешәм... Әби исән булса, тынычрак булыр иде дә соң. Нишләмәк кирәк... Мин дә быел кышларга керәлмәм... Китәрмен инде... Авылымны калдыруы авыр... Этләрнең дә үз язмышы. Хәтереңдәме, мин Радик абыйга ияләшкәч, әбинең ихатасына кереп-чыгып кына йөри башлагач, син миңа ачуланып, предатель дигән идең... Мин әбинең этеннән урам этенә әйләндем... Мине ашаткан күршеләремә рәхмәтләрем җиңеллек булып төшәр. Авыл эте мин. Ә авыл эте авылын ташлап китәлми. Җәфаланмагыз мине тотам дип, муенсак кидертеп, чылбыр тагып алып китәм дип...
Пиратик-братик быелгы яз, җәй безне каршылап йөрде әле. Бәрәңге утыртканда да эргәбездә чуалды. Аны сөеп, әни сызгырган сыман, кошлар сызгыруы кебек сызгырсам, шатланып өреп сикергәләп урап килер иде. Таныш, сөенечле тавыш биреп, әбисенә генә яратып өрә торган куанычлы эндәшүен яңадан яңа ишетү миңа да рәхәтлек китерә иде. Әни исән чактагы авазлар...
Җир җиләге пешкән мәл. Әни дә шул чорда киткән иде. Урамда, әни өе янында каршы алган Пиратикка:
- Эх братигым, әпи булса да алып килмәгәнбез, басудан гына бит. Әйдә, машинага ияреп бар минем белән, берәр ашамлык булыр әле, - дип, иярттем аны. Арттан ияреп, буа теге ягында торган машинага килде минем белән.
О шатлык, машинабызда ярты түгәрәк кара әпи булган. Шуны Пиратик авызына капты да койрыгын болгап китеп барды. Бераз баргач, борылып карады. Авызында ярымай кебек икмәк. Мин ирексездән елмаеп куйдым. Аяклары авырткан икәнлеге ныклы күренә иде. Тау башында Борисның этләре көтеп торганлыгын күреп калдым.
- Үзең генә аша, яме. Талап алмасыннар әпиеңне. - дип кычкырдым.
Бүлештеләр микән, ничек ашаганнардыр инде...
Яңадан килүебезгә Пират безне өреп, сәламләп каршы алмады. Мин машинадан төшкәч:
- Пиратик-братик, - дип кычкырып чакыруга, Борисның ике эте урамның ике ягыннан миңа карап йөгреп килделәр.
Алар миңа инде Пиратның бу дөньяда юклыгын хәбәр итәргә килгәннәр икән...
Пиратыма дигән күчтәнәчләрне аларга бирдем.
- Ашагыз, Пиратның рухы шатлансын, тугъры дуслары,- дип, аларга эндәштем олы ихтирамым белән...
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11