Хикәя .Дәвамы .
Сания хатны укып , әле торырлык хәле булмаганлыктан да ,Рәйхана Булатовнага хөрмәт йөзеннән дә ире биреп керткән чәчәк гөлләмәсен аңа бүләк итте .Бу бит сезгә ирегез бүләге диеп алмаска карышып карау да файдасыз иде ,бала имезергә китергәндә дә аллергия булырга мөмкин бит ,зинһар алыгыз инде ,диде Сания Рәйхана апасының күзләренә текәп карап .Мин бит әле аны вазага да утырта алмыйм, үзегез әйттегез бит бүген ятып кына торасыз ,ә иртәгә аягыгызга бастырырбыз диеп .Авырдан котылдыгыз бит ,куркыттың сеңелем ,куркыттың диеп елмайды ул һәм чәчәк гөлләмәсен алып ишекне ябып чыгып китте .
Ул чыгып киткәч Сания ире язган хат кисәген кабат кулына алып укып чыкты .Нинди сөенеч бит ,аларның күптән көткән сабыйлары уллары бар .И Ходаем ,мең - мең рәхмәтләрем сиңа диеп бисмилласын да әйтеп алды шул арада .Шулай арып ,бераз эче авырткалап ятты да йокымсырап киткән икән ,шәфкать туташының балагызның ашар вакыты җитте ,бәлкем күкрәгегезне каптырып имезеп карарсыз дигән тавышына күзләрен ачты .Каршысында сабыен ,аның йөрәк пәрәсен тоткан шәфкать туташы басып тора иде .Ул сабыйны әнисе янына караватка салды да ,Саниягә күкрәкләрен балага каптырыр алдыннан ясала торган процедура өчен әйберләргә чыгып китте .Ул бик тиз әйләнеп тә керде ,күрәмсең ул әзерләнеп куелган иде инде .Үзе ничек эшләсен ,күкрәкләргә ничегрәк итеп массаж ясарга кирәген күрсәтеп бирде .Сания ике күкрәген дә сөрткәләп алганнан соң сабыенарак борылып аңа күкрәген каптырды .Малаеның дөрестән дә тамагы ачкан булгандыр күрәсең ,ул әкерен генә иреннәрен селкетеп ,суырган кебек итә башлады ,суыра аласыңмы соң балам диеп Сания аннан күзләрен дә алмыйча күкрәген сыпырып куйды .Тагын шулай берничә кабат суырганнан соң ,сабые күкрәген капкан көе йоклап та китте .Сания әз генә кымшанып кую белән күкрәген ычкындырып сабые иренен генә селкетеп куйды да ,тыныч кына йоклавын дәвам итте .
Бер кавымнан шәфкать туташы кереп сабыен алып чыгып та китте .Саниягә баласын алып чыгып киткәч әллә ничек булып китте .Бүлмәдә ниндидер бушлык барлыкка килгәндәй тоелды аңа .
Менә ашарга тарата башладылар ,Саниянең тамагы ачыкканы ризык исе чыккач кына үзен сиздерде .Ул инде хәзер ни генә бирсәләр дә риза иде ашарына ,чөнки баласына ашатыр өчен ,күкрәкләренә сөт төшәргә кирәк бит .Үзе ач булса ,сабые да ач булачак .Рәйхана Булатовна да шулай диде бит .Ашаган тәлинкәләрен җыеп чыгып киткәннән соң ,инде шифаханәдә ,,тыныч сәгать ' ял сәгате башланды ,ул ята ,уйлана торгач кабат йокымсырап китте .Йоклаганда төш күреп алгандай булды ул ,әллә өне белән төше буталдымы шунда ,тик төше матур иде .
Менә почтага барып ире авылга хәбәр салгандыр .Аларның больницадан чыгышларына әниләре килерләр алла боерса .Шул вакытта исем дә кычкыртып аласы булыр диеп ,бик матур ,бик бай өстәл әзерләп йөриләр икән .
Бала үз бәхете белән туа ул дөньяга диеп гел әйтә килде әнисе Саниягә .Мөчәсе тигез булсын да ,сау - сәләмәт кенә булып туарга язсын һәм үз балагызны үзегез ,икегез бергә тигезлектә үстерергә язсын алла боерса диеп тели иде изге теләкләрен .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 36