added today at 21:21
Күпме генә күккә зар атсак та,
-Явызлыгын җирнең ал әле?!!
Ерткыч белән тулсын ярты дөнья,
Яхшылыкка, җитә калганы.
Түгел лә ич гел дә яман гына,
Гел дә түгел, очрый сатлыгы.
Тирә - юндә күпме елмаюлар,
Сүнмәгән лә кеше шатлыгы.
Барысы да гел дә усал түгел,
Корал күтәрмәгән барсы да.
Димәк әле ахырзаман түгел,
Димәк әле кеше аңында.
Бозыгы да булсын, билчән гүя,
Сөю алштырган акчага.
Тик алардан башка мәхәббәтле,
Күпме гөлләр үсә бакчада.
Дөм караңгы басып бар җирне,
Күк капусын әле япмаган.
Әнә йолдыз, җемелдәшә төндә,
Ай ялтырый, әле батмаган.
Димәк бар да, көйләгәнчә бара,
Барысы да тигез үлчәүдә.
Зары бетми , димәк дөнья исән!
Җир әйләнә һаман күчәрдә..
Рамзис Мишәр.
-Явызлыгын җирнең ал әле?!!
Ерткыч белән тулсын ярты дөнья,
Яхшылыкка, җитә калганы.
Түгел лә ич гел дә яман гына,
Гел дә түгел, очрый сатлыгы.
Тирә - юндә күпме елмаюлар,
Сүнмәгән лә кеше шатлыгы.
Барысы да гел дә усал түгел,
Корал күтәрмәгән барсы да.
Димәк әле ахырзаман түгел,
Димәк әле кеше аңында.
Бозыгы да булсын, билчән гүя,
Сөю алштырган акчага.
Тик алардан башка мәхәббәтле,
Күпме гөлләр үсә бакчада.
Дөм караңгы басып бар җирне,
Күк капусын әле япмаган.
Әнә йолдыз, җемелдәшә төндә,
Ай ялтырый, әле батмаган.
Димәк бар да, көйләгәнчә бара,
Барысы да тигез үлчәүдә.
Зары бетми , димәк дөнья исән!
Җир әйләнә һаман күчәрдә..
Рамзис Мишәр.
0 Comments
8 Shares
1 like
- Like0
added today at 21:11

Ул дача йортында күпме утырып торганмындыр, подружка кереп җиткән.
-Холодильниктан кетчуп ала алмыйсыңмы соң? - дип дулаган.
Минем чыраем агарганны күргәч, ни булганын сорады, мин "башым әйләнеп китте" дидем. Йорттан чыктык, бәйрәм иттек. Тик минем кәеф юк, ирем һаман ни булганын сорады, мин "башым авырта" дидем. Шәһәргә кайтканда да шул ук сорау, шул ук җавап булды. Кем ничек бит, мин башка хатыннар кебек телефонны селкеп тавыш чыгара, битенә кычкырып әйтә алмадым, ничектер әрнү, күз яшьләре, хыянәт ачысы эчкә китте, бугазга төер тыгылды, шашлыкны да ашый алмадым. Беләм: миңа алдан миңа каенана әни белән сөйләшергә кирәк иде. Икенче көнне ирем эшкә китте, мин отпускада идем, әниг
- Like1
added today at 21:07
- Like0
added today at 20:34
- Like1
added today at 20:29
Минәйтәм пенсия чыккач та покой юк. Малайны үстергән бит инде. Өйләндергән, аерым яшиләр. Килен өч малай тапты. Бишәү булдылар. Инде шул бер пенсиямнән бишесенә туган көнгә 1әр мен акча бирәм. Әле бит кызым да бар, ул бер малай белән иреннән аерылып кайтты. Районда яши.
Килен килгән саен өмет иткән кебек күземә карап, "уртанчысына чалбар аласы иде, кечесенә куртка кирәк, олысының аяк киеме беткән". Үзе идән юучы. Ну кер акчалы эшкә кем виноват! Вакытында әнисе укытасы бар иде! Менә мин техникум гына бетерсәм дә барыбер дипломым булды. Гомер буе эшләдем, ике бала үстердем, әтисе җүнсез булды, аерылыштык, аннан эчеп башы бетте. Малай салгалый инде минем. Эчмәгән чакта акчаны яхшы эшли, шабашк

added today at 20:15
Әкияттәге кебек мәхәббәт...–4
(Булган хәл)
Резедә Гасыймова
(Ахыры. Башы алдагы көннәрдә куелды.)
Ишектән килешле киенгән, чәчләрен тараткан, чамасыз бизәнгән яшь кенә хатын килеп керде.
– Сез Гөлшатмы? – диде ул.
– Әйе.
– Миңа сезнең белән сөйләшергә кирәк иде.
– Әйдәгез, узыгыз.
Сүзнең Сәлим турында барачагын Гөлшат ничектер аңлаган иде инде.
– Тыңлыйм.
– Сез алга таба нишләргә уйлыйсыз?
– Нинди мәгънәдә?
– Рус теле укытучысы белән нишләргә уйлыйсыз?
Гөлшат гаҗәпсенеп хатынга карады.
– Ничек инде? Сез белмисезмени? – диде анысы, Гөлшаттан битәр аптырагандай. – Рус теле укытучысы сезнең ирегез белән дә, минем ирем белән дә йөри бит. Нишләтәбез аны?
– Кем соң ул сезнең ирегез? – дип игъ

- Like14
added today at 20:05
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова
Ни кармалыйсың, язмыш
(хикәянең дәвамы)
Хуҗабикәнең өстәл янындагы бүкәнгә утырырга ымлавы, хәлсез балакайларның мунчадан соң күзләренә нур кергәндәй булуы, Бикә белән авырлы булса да Мәликәнең казан янында кайнашканы, сәкедә аягын сәлендереп утырып торган Зифаның килеп кергән кунакларны күзәтүе, өйгә ниндидер бәйрәм төсе тараткан иде. Әлегедәй очрашу сөенечен бу өй озак еллар кичермәде инде. Әллә кайдагы, моңа кадәр күренмәгән туганнары кайтып кергән мени... Кичергән кайгылар да, каһәрле сугыш та әзгә генә онытылып калгандай булды.
Габдрахим яккан мунчасына күрше-тирәгә кертелгән ,,вакуированнай,,ларны да дәште. Чиратлап алар да бет баскан чәчләрен, киемнәрен ө

added today at 20:01
- Like1
added today at 20:00
08:35
- Like0
loading...
Show more