Сәрдә үләнен яфраклары нәфис, яшь чагында, чәчәк атканчы җыеп калсак яхшырак. Яшь сәрдә үләне составында С витамины күп, алма, лимон кислотасы, холин һәм каротин, калий, кальций, тимер, бакыр, кобальт, марганец, бор һәм титан минераль тозлары бар.
Сәрдә сөяк, буыннар, кимерчәк тукымалары зыян күргәндә, артроз, артрит, ревматизм, остеоартроз, остеохондроз кебек авыруларны дәвалау өчен яхшы. Ул бавырны сәламәтләндерү өчен дә кулланыла.
Рак авыруы белән көрәшүчеләр колагына! Бавыр никадәр сәламәт калса, чирне җиңү җиңелрәк. Сәрдә үләне агусыз, зыянсыз рәвештә организмны чистартырга булыша.
2 аш кашыгы кипкән сәрдә яфрагына 1 стакан кайнар су салырга һәм 45 минутка төреп куярга. Көн дәвамында эчеп бетерергә. Бу төнәтмә бавырны сәламәтләндерә һәм аны ай буе кулланырга кирәк. Аннары тәнәфес ясап, башка үлән кулланып алырга була. Һәм курсны кабатларга.
Рушания МИНСӘГЫЙРОВА, Болгар.
Сәрдә белән кайнар ризык
Бакчада еш очрый торган чүп үләне - сәрдә , ашарга яраклы, файдалы үлән. Салатларга кушарга, төрле рецептларда шпинат урынына кулланырга була. Шулай ук коры тәмләткеч буларак куллану өчен киптереп калырга мөмкин.
Тавык түше
Зәйтүн мае 1 а.к.
Атланмай 1 а.к.
Сәрдә 1 бәйләм
Сарымсак 1 тырнак
Сөт өсте 0,5 ст.
Сыр 50 гр
Тоз, тәмләткечләр
Черри 6-8 шт.
Табада зәйтүн һәм атланмайда тавык кисәкләрен ике яклап 3 минут кыздырырга. Кисәкләрне алып , уылган сарымсак, туралган сәрдәне 3 минут кыздырып алырга. Сөт өсте, уылган сыр, тоз тәмләткечләр салып кайнатып чыгарырга. Тавык кисәкләрен, черри помидорын салырга. Алдан кызган 180 грлы духовкага әзер булганчы якынча 20 минут пешерергә.
Гөлия Сафиуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 15
Мин бала кешесе нэрсэ ул сэрдэ дигэч картый аны балтырганнын угэй кызы дигэн иде.Ничек угэй була?
Шулай,балтырган чэнечкеле ,сэрдэ йомышак кына ,сабый кебек ди.