Бәхет кайда оя кора (роман)
Әнәс Хәсәнов
1 бүлек
Тормышның максаты — бәхет...
Теодор Драйзер
Көпә-көндез ут элдереп кеше эзләгәнче, аны үзеңдә тап.
А.Давидович
****
Алар Тәнзилә белән һич көтмәгәндә, уйламаганда таныштылар. Салкынча
бер көзге кичтә, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында мәшһүр җырчы концерты бара иде.
Равил Илһамның җырлавын бик ярата, аның концертларына бармый калмый, мөкиббән китеп тыңлый, учлары авыртканчы ихлас күңелдән кул чаба, җырчының
кабат-кабат чыгуын теләп «афәрин» дип залны яңгырата иде. Менә бу кичне дә Равил күңеленең әллә кайсы төпкелләренә үтеп кергән моңга бирелеп, күршесендә утырган кызның кулын каты итеп кысканын сизми дә калды. Җибәрегез