Туган ягым.
Язлар җитү белән сыерчыклар
Очып кайта туган ягына.
Үз оясын күргәч шатлыгыннан,
Сайрый-сайрый канат кагына.
Кешеләрнең язмышы да шулай,
Яшәү рәхәт туган ояда,
Язмыш еракларда йөретсә дә
Туган җирләр уйда кайда да.
Ят гөлләрне күреп чит якларда
Сокланса да күңел, бер мизгел.
Барыбер дә алар икенчерәк,
Энҗе чәчәгедәй хуш түгел.
Мин яратам ялан чәчәкләрен,
Ромашкалы каен урманын,
Минем өчен аннан кадерлерәк,
Якынырак урын юк тагын.
Гөлфия Гизатова
Показать ещё