Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Тукта димим...
Үтә торсын көннәр... айларым.
Һәр мизгелем сагынырлык булсын,
Якты эз калдырсын елларым.
Ашыкма Син... Ашыкма Син Вакыт...
Ашыктырма гомер агышын.
Йөрәк тойсын дөнья рәхәтлеген,
Һәрбер көннең яңа балкышын...
Сокланыплар яшим әле... Яшим,
Һәрбер туган Яңа Таңыма.
Якты дөньяларның матурлыгы
Сөю булып ятсын җаныма.
Моңнар булып ятсын... Күңелемнән
Ургылсыннар сөю җырларым...
Шул җырларым мине сихерләп,
Тибрәтсеннәр йөрәк кылларын.
Ашыкма Син, Вакыт... Тукта димим...
Үтә торсын көннәр, айларым...
Газизләрем өчен мин бик кирәк,
Тик саулык бир безгә, елларым.
Тик гомер бир... Хәерлесен берүк,
Бәхетлесен... Мәхәббәтлесен.
Рүзилә Гатауллина - "Күңелем моңнары"2026, 5нче бит.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 15