КҮҢЕЛЕМ МОҢНАРЫ
added yesterday at 20:22
Бу җырда үзегезнең язмыш түгелдер бит дип бик күп хатлар килә. Юк, дусларым, Аллага шөкер, минем үткәннәрем үкенечсез. Минем янымда 16 яшендә миңа гашыйк булган, Ходай җибәргән бердәнбер ярым. Берәр вакыт бу җырның тарихын язып ишеттерермен әле...
КҮҢЕЛЕМ МОҢНАРЫ
added yesterday at 20:05
Онытырмын әле дисеңме
Офык артларына күз төбәп
Ә йөрәгең сыкрап куямы
Тирән тынлык аша аны уйлап..
Онытырмын микән дисеңме
Кат-кат аны искә төшереп
Һаман уйлыйсыңмы...Сагынасыңмы
Күзеңдәге яшеңне сөртеп.
Онытырга кирәк дисеңме
Күкрәгеңә куеп сурәтен
Ә үзеңнең уең аның белән
Өзелеп киләме курәсең...
Онытырга...Онытырга...
Йөрәгең шул һич тә теләми...
Рүзилә Гатауллина
КҮҢЕЛЕМ МОҢНАРЫ
added yesterday at 11:45
КҮҢЕЛЕМ МОҢНАРЫ
added yesterday at 11:35
Сөя белгән йөрәк hәрчак саф ул
Тузан  аңа hич тә ябышмый.
Сөя белгән йөрәк кичерә белә
Сөя белгән йөрәк алдашмый.
Сөя белгән йөрәк сагына белә
Сагышларын читкә таратмый
Эчтән генә янып көя бит ул
Тыштан hичкайчан да сынатмый.
Сөя белгән йөрәк сабыр була
Сабыр төбе- сары алтынмы?...
Алтын түгел, алтын- салкын бит ул
Сөя белгән йөрәк- ялкындыр.
Сөюләрсез яши алмамдыр мин
Сөюсез мин - ике канатсыз.
Сөйдем, сөям hәм дә сөячәкмен
Мәхәббәтем минем - ҮЛЕМСЕЗ!!!
Рүзилә Гатауллина
КҮҢЕЛЕМ МОҢНАРЫ
added yesterday at 11:30
КҮҢЕЛЕМ МОҢНАРЫ
added January 29 at 19:38
Яшерен сөю белән сөйдем сине,
Җиде йозакка бикләп хисләрне
Сине уйласам да бәхетле идем
Ялгыз үткәрсәм дә кичләрне.
Юк, еламый идем...Синең белән
Бүлмәгәнгә назлы елларны
Синең барлыгың бәхет иде миңа
Сайласаң да башка кызларны.
Кайчагында караш ташлый идең,
Белсәң иде шулчак күңелне...
Бәхет диңгезендә йөзә идем,
Чак-чак тыя идем хисләрне...
Бер үткәндә синең яныңнан,
Эләктердең мине толымнан...
Шул чактагы матур елмаюың
Беркайчан да чыкмас исемнән...
Минеке булмасыңны белә идем,
Яныңда синең башка кыз иде...
Йөрәккә бит әмер биреп булмый,
Яшерен генә сине сөя идем...
Башка синең белән очрашмадык
Бик аяусыз булды язмышың
Синең юклыгыңа ышанасым килми
Күңелемдә тирән сагышым...
Көтмәгә
КҮҢЕЛЕМ МОҢНАРЫ
added January 29 at 19:36
........Сигезенче класста укып йөргән чагым... Мәктәптә чыршы бәйрәме бара. Моңа кадәр бер дә күрмәгән, ап-ак күлмәк кигән бер егет гармунда өздерә. ...Без бәйрәмгә дип, авылдашым Наҗар Нәҗминең "Гармунчы дус" пьесасыннан бер өзек әзерләдек. Мин төп роль - Гөлҗамал ролен башкарам. Рольгә шул кадәр кереп китеп уйнасам да, күңелем әллә нигә гел гармун моңына тартыла. Ә гармунчы егет идәнгә караган да, сагышлы көйне әкрен генә, ишетелер-ишетелмәс кенә уйный да уйный. Менә бер минутка безнең күзләр очрашты... Ул күзләрне күреп, тез асларым әллә нишләп китте, бөтен тәнемне ниндидер рәхәт калтырау биләп алды. Мин оялуымнан, тиз генә күземне алып, тагын рольгә кереп китәргә тырыштым...Гармунчы егет
КҮҢЕЛЕМ МОҢНАРЫ
added January 29 at 18:55
Гомерләрне үкенечсез итик, дусларым...
Тыңла әле... Тыңла... Сиңа әйтәм
Үзгәрт әле ...Үзгәрт холкыңны
Утыр әле бүген яннарына
Кочаклап ал әле әнкәңне.
Күзләренә сөеп кара әле
Ышаналмый торсын газизең
Озак итеп кара...Сагышын той
Истә калдыр әнкәң күзләрен
Хәлләр ничек, әнкәй, ниләр борчый
Диеп иңнәреннән кочып ал
Сабый чактагыча итәгенә ятып
Үксеп-үксеп әйдә елап ал.
Үпкәләрне әйдә онытыйк дип
Син аңарга әйтмәсәң дә була...
Әни кеше үпкә тотмый бит ул
Син җаны бит аның...Эй, бала...
Җылы сүзең аның өчен бүләк
Башка нәрсә аңа кирәкми
Исән чакта рәхмәт әйтеп кал син
Исән чакта, зинһар, кадерлә.
Зинһар диеп әйтәм... Бүгенгесе көндә
Күпме кеше яши үкенеп.
Күпме кеше өзгәләнә бүген
Белмәдем
КҮҢЕЛЕМ МОҢНАРЫ
added January 29 at 14:24
Яшьлегемне искә алдым бүген...
Кич чыгарга җыенып йөримен...
Матур күлмәгемне сайлап алып,
Озын чәчләремне тарыймын...
Көзге алдында бөтереләм инде...
Түрдә картыем утыра елмаеп...
Әткәм-әнкәм минем кыйланышка,
Көлгән була карап сокланып...
Яшьлекләрен уйлыйлардыр инде,
И, яшь чаклар, дәртле чаклар, дип...
Нигә шулай тиз үтәләр икән?..
Сагынып сөйләсеннәр микән дип?..
Күршеләрем утыргычка чыккан...
Кичке эшләрен өйдә бетереп...
Яшь-җилкенчәк дәртле адым белән
Клубка бара җилдәй ашкынып...
Тып-тып басып мин дә китеп барам,
Авылдашлар бар да сәламли...
Барам шулай уйларыма чумып...
Үз алдыма таныш моң көйлим...
Клуб тулы яшьләр...Шимбә бүген...
Кичке уен бара бик кызып.
Гармун моңы агыла
КҮҢЕЛЕМ МОҢНАРЫ
added January 29 at 10:19
МИҢЕШТЕ
«Бар булғаным һиңә оҡшаған...»
Йортоң, холҡоң, тәбиғәтең менән
Йәмле яҡ тип һин дан алғанһың.
Ләкин килгән-киткән кешеләргә
Тиҫкәре яҡ булып ҡалғанһың.
Тиҫкәре яҡ... Оло юлдан йыраҡ...
(Йыраҡтағын ауыр күрергә.)
Һин бер ниндәй юл өҫтөндә түгел,
һиңә кәрәк боролоп керергә
Йә булмаһа төбәп килергә.
Мин дә Миңештенән! Миңештеле!
Бар булғаным — һин ул, ер-һыуым!
Йортом, холҡом, тәбиғәтем менән
Ғәжәп тугел һиндәй булыуым.
Мин дә, тимәк, шул тиҫкәре яҡтан —
Бар донъямды минең күрергә,
Үтеп кенә китеү мөмкин түгел,
Кәрәк миңә боролоп керергә
Йә булмаһа төбәп килергә.
Назар Нәжми
1978
Show more