We use cookies to improve our service for you.
You can accept them or configure them yourself. More information
Әткәй, әткәй...Бик күп еллар инде
Китсәң дә син безнең арадан
Һаман әле биргән киңәшләрең
Ярдәм итә авыр чакларда.
Истә һаман матур елмаюың
Минеке кебек моңсу карашың
Эх, күрәсе килә бер булса да
Күзләреңнең матур карасын.
Иркә кызым, бөтерчегем диеп
И иркәли идең син мине
Тыныч йокла, әткәй... Аллага шөкер
Мин әле дә иркә кыз инде.
Алтын кулларыңның җылысын
Һаман тоям әле...Һаман тоям...
Киявең дә нәкъ үзең, әткәй
Шундый җылы бүген минем оям.
Иң акыллы, иң зирәк кеше
Син ул, әткәй, дөнья йөзендә
Шулай дисәм и шатлана идең
Нурлар балкый иде йөзеңдә.
Горурлыгым идең син һәрвакыт
Рәхмәт, әткәй, рәхмәт, мең рәхмәт!
Сиңа охшаган диләр мине... Минем өчен
Синең кызың булу - зур бәхет.
Дога к
Күзләремә генә карап торган
Серле күзем, син - Таң йолдызым
Гомер юлын минем балкытучым
Ходай язган минем язмышым.
Сиңа булган тиңсез сөюемне
Гади сүзләр аңлата алмас
Син булганда минем янымда
Канатларым минем мәңге талмас.
Сабый бала кебек иркәләүчем
Матур итеп кайчак үпкәләүчем
Минем һәрбер сулышымны тоеп
Гомер көземдә дә яшьнәтүчем.
Торган саен ныграк кадерлесең
Торган саен ныграк яратам
Җаным минем, тиңсез МӘХӘББӘТЕМ
Пар канатым минем, сулар Һавам.
Рүзилә Гатауллина
Тынлык аша эндәш әле
Сәлам, диеп... Сагындым...дип
Синең җылы сәламеңә
Мохтаҗмын бит... Сагындым бит...😊
Яшерен сөю белән сөйдем сине,
Җиде йозакка бикләп хисләрне
Сине уйласам да бәхетле идем
Ялгыз үткәрсәм дә кичләрне.
Юк, еламый идем...Синең белән
Бүлмәгәнгә назлы елларны
Синең барлыгың бәхет иде миңа
Сайласаң да башка кызларны.
Кайчагында караш ташлый идең,
Белсәң иде шулчак күңелне...
Бәхет диңгезендә йөзә идем,
Чак-чак тыя идем хисләрне...
Бер үткәндә синең яныңнан,
Эләктердең мине толымнан...
Шул чактагы матур елмаюың
Беркайчан да чыкмас исемнән...
Минеке булмасыңны белә идем,
Яныңда синең башка кыз иде...
Йөрәккә бит әмер биреп булмый,
Яшерен генә сине сөя идем...
Башка синең белән очрашмадык
Бик аяусыз булды язмышың
Синең юклыгыңа ышанасым килми
Күңелемдә тирән сагышым...
Көтмәгә
Show more
About group
Минем иҗат җимешләрем, җырлар, теләкләр.
Address:
Башкортостан, s. Minishty (Dyurtyulinskiy rayon), Russia