Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Үрдәк бәбкәләре йөздергән.
Төштем әле елга буйларына
Бала чакларымның эзеннән.
Төштем әле... Сукмаклары күптән
Чуалса да...Таптым юлларын
Искә алыйм әле...агымсуга карап
Балачакның гүзәл елларын...
Искә алыйм әле... Искә алыйм
Югалтусыз иркә чакларны
Сагышымны таратсыннар әле
Агымсуның сихри моңнары.
Саумы, саумы минем изге Елгам
Син дә үзгәргәнсең...үзем сыман
Агымсуың гына шул килеш
Ага бирә үз юлыннан hаман...
Чуерташларыңа бала-чакның
Мизгелләре уелып язылган
Учларыма алдым... Укыйм диеп
Шундый якын алар... Сагынылган...
Елга читендәге игәүташлар...
Үпкәләүле никтер карашлары...
Кая табаларың агартырга
Диләр микән... Эх, сез ташларым...
Күпме хәтирәләр саклыйсыз сез
Сез дә сагынасыз, мин беләм
Сагышлардан сез дә елыйсыздыр
Елга буендагы талым белән.
Ялан аяк суда йөрим әле
Үткәннәрне уйлап... Сагынып...
Эх, каршыма шушы минутларда
Чыксын иде әнкәм елмаеп.
Үрдәк бәбкәләрен эзләп йөрим
Күрмәдеңме, кызым, дисен иде....
Эх, әнкәем, синле мизгелләр
Бик еракта калды шул инде.
Эх, әнкәем, уйларымда гына
Киләсең шул син каршыма минем.
Агымсудай ага да китә
Гомерләр шул бары бер мизгел.
Мәк чәчкәсе төшкән күлмәгеңнең
Итәкләре суга чыланган
Синле мизгел якты нур булып
Йөрәк түрләремә сыенган.
Сагышлардан җаным еласа да
Җылытасың мине уемда
Елама син балам, сабыр бул дип
Юатасың һаман... һаман да...
Ялан-аяк йөрим елга буйлап
Хыялларым кулдан җитәкли
Суы шундый җылы... Аяк табанымны
Әнкәм кулы гүя иркәли...
Рүзилә Гатауллина

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 13