Истә калсын
Истә калсын, истәлеккә калсын
Дәртле, матур уртак җырыбыз.
Күгәрченнәр кебек гөрләшик гел,
Йөрәкләрдә атсын җылыбыз
Истә калсын, истәлеккә калсын
Яши белүебез бергәләп.
Туар буыннарга мирас булсын
Бездә булган яхшы һәр гадәт.
Истә калсын, калсын истәлеккә
Безнең бүген үткән олы юл.
Авырлыклар-матурлыклар белән
Сабырлыклар белән тулы ул.