«Әлхәмдүлилләәһ, безнең мәчеттә ел буе ир-атлар, хатын-кызлар, өлкән яшьтәгеләр һәм балалар өчен төрле дәресләр үтә, көненә биш вакыт намаз укыла — мәчет тере, гыйбадәт өзелми. Җомга намазына мәчетнең беренче каты тулысынча тула.

Хәзер яңа тәһарәтханә төзү, шулай ук мәчетне өстәмә класслар белән киңәйтү турында уйлыйбыз. Төрле төркемнәр бер үк вакытта дәрес алырга килә, ләкин урын җитми. Ярдәм итүчеләргә шат булырбыз.

Мәчетебезгә, дәресләребезгә рәхим итегез&
#33;» - дип сөйли Лаеш районы Столбище авылының Госман мәчете имамы Салават хәзрәт Зиннуров.

#мечеть #мәчет