Яраткан кешемнән бала теләп, очраклы егеттән бала таптым. Барысы да үземнең ваемсызлыгым аркасында килеп чыкты. 3 ел элек Илназ исемле ир-атка үлеп гашыйк булдым, аның белән бергә булырга теләдем, күземә аннан башка беркем дә күренмәде. Илназ ирекле иде, аның да миңа битараф булмавын сиздем, әмма аның белән очрашып йөрүләр, мәхәббәт романнары булмады, берничә мәртәбә очраштык та, шуның белән шул. Ул да, мин дә аерылган, шуңа күрәдерме, бер-беребезгә ияләнүдән курыктык ахры. Аның да беренче никахыннан баласы бар, минеке дә бар. Илназ белән арабызда шундый аңлаешсызрак мөнәсәбәтләр булган вакытта, башка бер егет белән очраклы очраштым. Кыскасы, бер төнлек егет булды ул миңа. Ул бик чибәр, һәрьяклап кызыклы кеше булса да, аның белән мөнәсәбәтләрне алга таба дәвам итү теләгем булмады. Күрәсең, моны котылгысыз рәвештә үзенә суырып барган теге мәхәббәтемнән онытылып торыр өчен эшләгәнмендер. Һәм менә, 2 атна үттеме-юкмы, Илназ мине шаккатырды. «Син – мин гомер буе көткән хатын-кыз, мин синең белән бергә булырга телим», – диде. Бу сүзләрдән соң мин бәхет диңгезендә йөздем, бөтен буш вакытны Илназ белән бергә уздыра башладык, ә тагын 3 атнадан тестта ике сызык чыкты... Илназ, әле минем йөккә узганымны да белмичә, бала теләве турында әйткән иде. Ә мин инде бәхетемнән тәмам исереп, «Күп көтәсе калмады инде», – дидем. Табибка киттем. УЗИ әле срокның бик бәләкәй булуын күрсәтте, нибары 2-3 атналык иде. Мин теге вакыттагы очраклы егетемне искә төшердем, без аның белән сакланган идек, өстәвенә, ул төннән соң 2 айга якын вакыт узган иде, шуңа ул тиле-миле уйларымны башымнан чыгарып аттым. Мин бит сөйгәнемнән бала телим, бары тик аннан гына, шуңа күрә андый ул хакта уйларга да базмадым. Без Илназ белән никах укыттык, бергә яши башладык. Ул минем улым белән дә дуслашты. Мин бала тапканчы, барысы да яхшы булды. Беренче айларда нәни улымның кемгә охшавын берничек тә аңлый алмадым... Барысы да көлеп кенә куялар иде дә, «бала үз-үзенә охшаган» диләр иде. Улым үскән саен (хәзер аңа 3 яшь) аның Илназның баласы түгеллеген ныграк аңлый барам. Карап торышка ул әллә ни күзгә ташланмый, әмма мин теге егетне бик яхшы хәтерлим һәм табиб фикеренә һәм үземнең күңелемә ышанып коточкыч хата ясавымны да бик яхшы аңлыйм. Хәер, моны «хата» дип атап була микән, белмим?.. Әллә язмыш шуклыгымы? Улым – искиткеч малай, әтисе дә, мин дә аны үлеп яратабыз, мәхәббәтебез дә көннән-көн арта, ныгый гына, тик моның ялган булуын аңлап яшим. Аңлап, махсус эшләнгән хата-ялган булмаса да, югыйсә, мин бит үзем 100 процент ышанган идем, хәтта берәрсе «бала әтисенә охшамаган» дип шаяртканда да, «Әйдә, ДНК ясатабыз», – дип үзем әйтә идем... Шаяра торгач, барып чыктык бугай... Ә теге егетне мин башка бервакытта да күрмәдем, ишетмәдем, телефон номеры бар барын, тик ни дә булса эшләргә кирәкме соң? Баласы барлыгын да белми яшәвендә мин гаепле булып чыгам бит. Ә белсә, үзен ничек тотачагын белеп булмый. Ә ирем чит кеше баласын үстерә һәм аны өзелеп ярата, дөреслекне белсә, ни буласын уйларга да куркам хәтта... Барысына да мин генә гаепле, тик нәрсә эшләргә икәнен генә белмим. Барысын да ничек бар – шулай калдырыргамы, әллә «татлы ялганга караганда, ачы хакыйкать яхшырак» дип, тормышымны, гаиләмне җимереп, яраткан кешемне, улымны югалтыйммы? Үземне гаепле итеп тою эчтән корт кебек кимерә...
    1 комментарий
    13 классов
    Баулыдагы Сабан туенда 17 яшемдә батыр калган идем. Шуннан башлап, төрле елларда 15 тапкыр Сабантуй батыры булдым. Әтием Нургали дә көрәшче иде бит минем, аның истәлегенә районыбызда милли көрәш бәйгесе оештырып килдек. Әти: ”Яз җиткәч, йөрәк җилкенә”, - дип әйтә торган иде. Хәзер олыгая төштек инде, Сабантуй мәйданнарында бил алышкан юк. Ләкин, әтинеке төсле йөрәк җилкенә, барыбер дә. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/sotsial-tormyish/vil-usmanov-sabantuylarda-krshchelr-beraz-blklr-d-yep-ala-gailne-matdi-khle-chen-monysy-da-kirk-bit
    2 комментария
    33 класса
    Һәр гаиләдә кризислы чорлар була. Кемдер ул чорны уза, ә кемдер аерылыша. Минем очракта алай да, болай да булмады. Без бергә яшибез, әмма арада бернинди мәхәббәт тә юк, хисләр суынды. Бу турыда бер-беребезгә әйтергә генә куркабыз. Менә шундый чорымда мин Аны очраттым. Ул да өйләнгән, нәкъ минем кебек үк хәлдә. Күрешәбез дә, сөйләшеп туя алмыйбыз. Ул мине аңлый, минем кеше, үз кешем. Бер еллап шулай очрашып аралашып йөргәннән соң, кунакханәдә номер алырга булдык. Ул кичне мәңге онытмыйм. Ничек рәхәт булганын үзем дә аңлата алмыйм. Мондый очрашулар аннан соң булды. Тик бәхетле көннәр озакка бармады, хатыны барысын да белде, өйдә зур тавыш чыгарган. Шул көннән соң ул үзгәрде, кәефе китте. Ә бераздан сөйгәнем авырый башлады. Бик озак вакыт хастаханәдә ятты, янына мине китермәде. Смс аша гына аралаштык. Бер-беребезне сагындык, бер күрешүгә тилмердек. “Тиздән күрешәбез”, диде. Сүзендә тормады, вафат булды. Еламаган көнем юк, шундый сагынам. Ул – соңгы һәм яраткан мәхәббәтем. Ирем белән яшәвемне дәвам итәм, әмма ул барысын да сизәдер кебек. Аерылышыйк дисә, каршы килмәячәкмен. Мин иремне түгел, ә Аны яратам...
    8 комментариев
    13 классов
    Кунак кызы булып кайтып йөри торгач, авыл егетен гашыйк иткәнмен үземә. Марсель исемле. Үлепләр яратты ул мине. Йөрәгемне ишетмичә, акылымны тыңламыйча, әти-әниемнең киңәшле сүзен таптап, кияүгә чыктым.  Әй, ул чакта бездәге тавыш. Әни елый, әти әрли, мин телләшәм. Ялгышасың, диләр. Яратам дип тик бер ноктага карап торам. Марсельләргә кайткач та шул ук хәл, минекеләрне гаеплиләр, имеш, нишләп каршы киләләр, кемнән ким алар, янәсе. Ике арада кодалашканчы ук сүз күп булды, шуңа да карамастан туй иттек.  Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/iazmys/ani-elyi-ati-arli-min-tellasam-ialgysasyn-dilar
    10 комментариев
    32 класса
    Сездә тавыклар мондый йомырка саламы, мондый хәлләр ни сәбәпле була икән? Рәзинә Мәрданова блогыннан.
    3 комментария
    14 классов
    Эчкече улым белән 15 метрлы бүлмәдә яшәп арыдым. Янәшәдә ирем ята, үзем таяк белән йөрим (аягым сынган инде, яхшылап төзәлмәде). Мин җәһәннәм утында яшим кебек! Тәмуг - ул көн саен исерек, кыйшайган йөзне күрү, сүгенү, мыскыллау һәм исерекнең әллә ниләр сөйләвен тыңлау. Җәһәннәм - ул чарасызлык, мин берни эшли алмыйм! Минем балам (44 яшь) әкренләп сазлыкка бата, дәваланырга теләми, ә мин көчсез. Ни өчендер аның башына без аңа фатир сатып алырга тиеш дигән уй килде. Бездә андый акча юк, өч тиенлек пенсияне җыеп булмый. Ничә еллар дәвамында өйдәге ызгыш-талаш, мыскыллау дәвам итә! Тагын күпме газапланырга? Ходайдан үтенәм, иремнән алдарак үлмәсәм ярар иде, югыйсә, ул югалыр, беркем дә аны эзләп йөрмәячәк. Начар тәрбияләгәнсең, дип әйтмәгез! Без начарлыкка өйрәтмәдек, киресенчә, 80-90нчы еллар чоры туры килде, кайда туры килсә, шунда ат кебек эшләдек... Кайбер чакта ятып йоклагач, уянасы килми...
    20 комментариев
    33 класса
    Иремнең әти-әниләре белән танышырга кайттык. Иремнең әнисе сораулар бирә: “Кайсы яктан, әти-әнисе бармы?” – ди. “Әнисе бар, әтисе юк”, – дигән җавап аны шундый гаҗәпләндерде. Хәзер дә “әти-әнисе тигез булсын инде” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Нишләтәсең, язмыш... Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/intervyu/samsiia-ihangirova-irsez-tormysnyn-citenlegen-xazer-gena-anlyi-basladym
    4 комментария
    56 классов
    Яраткан кешем белән дүрт ел бергә булдык, соңгы елын бер түбә астында яшәдек. Безнең арага аның эшендәге җитәкчесе керде. Ул – бездән 8 яшькә өлкән булган, иреннән аерылган хатын, бер баласы бар. Ул хатынның сөйгәнемә язган смсын күрдем. “Кофе эчәсе һәм кочаклашасы килә, сагындым”, – дип язылган иде анда. Телефонын ачып, башка смсларын укырга кыймадым. Ә бәлки теләмәгән әйберне күрүдән курыкканмындыр. Кич белән теге смс турында үзеннән сорадым. Ул араларында берни дә булмавын, җитәкчесенең аралашу манерасы шундый булуын әйтте. Шулай да күңелгә шик керде... Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/knlshem-khyyantk-etrgn
    1 комментарий
    22 класса
    Бер күңелсез хәл килеп чыкты. Ачыкланганча, Данияр ул вакытта икенче бер кыз белән очрашып йөргән. Моннан тыш, ике айдан соң аның туе булырга тиеш иде. Шул хәбәрне ишеткәннән соң, беренче мәлләрдә мин дә, ул да бу турыда уйламаска тырыштык, бары бер көн белән генә яшәдек һәм бергә үткәргән һәр мизгелдән ләззәт алдык. Ике атна очрашып йөргәннән соң, мин бездән юньле пар чыкмаячагын, киләчәгебез юклыгын аңладым: минем сөеклем менә-менә өйләнергә җыена, аның кәләше инде туй күлмәге дә сатып алган, артка юл юк... Шуннан соң инде мин бөтен көчемне йодрыкка җыеп үз-үземә аның белән аерылышырга карар бирдем. Данияр шәһәр читендәге дачасына китте, мин яңадан эшкә чумдым, ул гына мине яраткан кешем янында була алмавым турындагы моңсу уйлардан коткарды. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/10-el-aerylyshyp-torgannan-so-bez-tagyn-berg-mkhbbt-yaki-sagynumy-bu
    2 комментария
    9 классов
    Бу җырлы гаиләне яратучылар ❤ куймый калмый)
    34 комментария
    149 классов
Фильтр
Закреплено
  • Класс
  • Класс
Фото
Фото
  • Класс
  • Класс
  • Класс
Показать ещё