Кибетләрдә төрле май булуына карамастан, мин ат маен күбрәк кулланам. Чәкчәк, кош теле пешергәндә кушам, бәрәңге кыздырасы булганда башка төрле май кулланмыйм да диярлек.
Бик тәмле тәм бирә ул. Тәмле генә түгел, файдалы да әле. Умырткалыкта бүсер (грыжа) булганда ат маен сыларга һәм ким дигәндә ике сәгать тотарга һәм берничә тапкыр кабатларга кирәк. Буыннар урыныннан чыккан очракта да ат маен кулланалар. Мин бу майны күп итеп әзерләп суыткычның катыру бүлегендә саклыйм. Чөнки балаларга салкын тигән вакытта да арка-күкрәкләренә ат маен сылап яткырам.
Ат маен эреткәндә сызыгы кала, ансын да икенче ашлар өчен аерым әзерләп куям.
Атның эч маен әйбәтләп юып, суын саркыткач, вак кисәкләргә тура
ХӘЕРЛЕ ИРТӘ! ИЗГЕ ҖОМГА КӨНЕ БЕЛӘН!
Бәхетне без ничек аңлыйбыз соң,
Кемнәр, кайсы җирдә куллана?
Минем өчен Бәхет - туган һәрбер көндә,
Таң нурлары белән башлана.
Ходай биргән гомер-ул зур Бәхет,
Тазалыгы белән бирелсә.
Шөкер итеп биргән барысына,
Риза булып көнең күрелсә.
Безне тапкан,назлап безне баккан,
Әти-әни исән булсалар.
Кайткан чакта туган нигезләргә
Капка ачып каршы алсалар.
Туганнарың тату булса Бәхет,
Уртак булса шатлык -кайгылар.
Күңелләрдә булса яхшы уйлар,
Таза булып туса сабыйлар!
Һәр нәрсәдән Бәхет табып була,
Белү кирәк яшәү кадерен,
Тереләрне хөрмәт итә белеп,
Үлгәннәрнең карыйк каберен.
Дөнья йорты-сынау йорты бит ул,
Кемнәр үзен-ничек күрсәтә.
Сынау биреп Аллах , с
Әллә нинди сортлар бар икән. Сез кайсысын үстерәсез? Нигә шуны сайлыйсыз?
Теплицалар өчен кыяр сортлары исемлеге:
✔ Кураж;
✔ Зозуля;
✔ Муравей;
✔ Мурашка;
✔ Луховицкий;
✔ Апрельский;
✔ Зятек;
✔ Колибри;
✔ Амур;
✔ Теща;
✔ Мамлюк;
✔ Генеральский;
✔ Настоящий полковник;
✔ Изумрудные сережки;
✔ Китайский змей;
✔ Вьюга;
✔ Гуннар;
✔ Геракл;
✔ Темп;
✔ Платоша;
✔ Форсаж;
✔ Мальчик с пальчик;
✔ Емеля;
✔ СВ 3506;
✔ Лихач;
✔ Дамский угодник;
✔ Чайковский;
✔ Авоська;
✔ Буян;
✔ Бобрик.
Аяк сызлаганда ярдәм ❗
Һәрвакыт ярдәме тия торган төнәтмәне тәкъдим итәбез.
🔸Моның өчен алоэ гөленең яфрагын (алдан бер атна чамасы су сипмәскә), уртача зурлыктагы ачы кызыл борычны ваклап турарга, бер аш кашыгы кипкән чистотел кушарга кирәк.
🔸Шуңа ярты литр аракы кушарга һәм ун көнгә караңгы салкынча урынга куеп торырга. Аннан төнәтмәне суыткычта сакларга.
🔸Әлеге төнәтмәне төнлә тезләр, аяк балтырлары сызлаган чакта сөртергә киңәш ителә.
Шулай ук, салкын тигәндә, невралгия булганда авырткан, пешкән урыннарга, томау һәм гайморит булганда танау тирәсенә, шешкән, чабырткан урыннарга, биттәге сыткыларга, баш тиресе майлы булганда чәч тамырына сөртергә мөмкин.
Фляга белән су ташыган булсагыз, бу рәсемгә ❤ куегыз әле).
Истәдер бит?
Show more