ЯЛГЫЗЛАР СОҢ НИГӘ ГАЕПЛЕ?
Төннең озынлынгын беләме соң?
Пар канаты булган куш җаннар?
Нигә дулый ялгыз күңелләрдә?
Усал, салкын, кышкы бураннар?!
Беләме соң ялгыз җаннарның,
Төннәр буе елап чыкканын?!
Кемнәр әйтер? Кая югалткан?
Бу ялгызлар үзенең пар ярын?
Әйтегезче, бәхет эләшкәндә?
Бу ялгызлар кая булганнар?
Нигә? Әйтегезче нигә?
Ул юлларны каплый бураннар?
Нигә икән бу ялгызлар шулай,
Күз яшенә хаман буылып,
Яшәр өчен юллар ярырга,
Тиеш алар шулай юл ярып?
Кем гаепле? Кемдә хата киткән?
Кемдер бәхет кичә тумыштан.
Ә кемгәдер язмыш язганны,
Үзгәртәсе килә ялгыштан.
Тәкъдирләрне булмый үзгәртеп,
Башларны шул ташка орсаң да
Синең язмыш сиңа язылган,
Тормышларны ничек корсаң да.
Г