Свернуть поиск
Анвер Кантеев
Сейчас на сайте
Фид
Анвер Кантеев
поделился заметкой2 мая 2022
Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә өметләнүче, тоткан уразаларның кабул булуына догалар кылучы, Рамазан аен боегып озатучы, Ураза гаетен яратып каршы алучы мөхтәрәм дин кардәшләрем! Чын күңелдән сезне Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм. Аллаһ изге Рамазан аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде. Ничек кенә үкенечле булса да, Аллаһның бәһасез бүләкләре белән сугарылган Рамазан ае узып та китте. Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ: لَوْ يَعْلَمُ الْعِبَادُ مَا فِي شَهْرِ رَمَضَانَ لَتَمَنَّى الْعِبَادُ أَنْ يَكُونَ شَهْرُ رَمَضَانَ سَنَةً “Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен фазыйләтләрен белсәләр, алар аның мәңге дәвам итүен теләрләр иде", - дигән. Чөнки Рамазан ае безне ике дөнья бәхетенә ирешүнең юлын күрсәтте: ул – иман. Рамазан ае шулай ук безгә җәһәннәм газабыннан котылу дәвасын бирде: ул – мәгъфирәт. Иман тулы күңел белән мәгъфирәт сораучылар, тәүбә итүчеләр, кылган гөнаһларыннан оялучылар гафу ителеп бәхеткә ирешкәндер, иншәАллаһ, чөнки Раббыбыз - Гафу Итүче, Ул гафу итәргә һәм гафу сораганны ярата. Рамазан ае – мәгъфирәт ае, диләр. Ул мөселманнарга шуның өчен бирелә дә инде – Коръән укып һәм ураза тотып, кеше рухи яктан чистарынсын өчен, тәүбә кылып гөнаһлардан арынсын өчен. Ураза бәйрәменә мөселманнар, әгәр дә алар Рамазанны ихласлыкта уздырган булсалар, яңа туган сабый шикелле керә, яңа сулыш белән сулый башлый, яңа караш белән дөньяга карый. Хактыр ки, ай буе ураза тотып, Коръән укып, мәчетләрдә тәравих намазларын кылып, күркәм ифтар мәҗлесләрендә авыз ачып, игелекләр эшләп, вәгазьләр тыңлап, без Рамазан аенда күңелләребезне сафландырдык, нәфесебезне җиңдек, холкыбыз-фигылебез белән яхшыга үзгәрдек. Нәтиҗәдә йөрәкләр Аллаһының ризалыгына ирешүгә өметләнү белән, иманның татлылыгы белән мөлдерәмә тулды. Гөнаһлардан арынган килеш, яңа атна башыннан яңа ихлас тормыш башлау өчен Ураза бәйрәменнән да яхшы сәбәп бар микән?! Йа Рабби! Рамазан-шәриф аеның шифасын калебләребезгә сеңдерүеңне, безнең уразаларыбызны, сәдакаларыбызны һәм намазларыбызны кабул итүеңне сорыйм, безгә гөнаһлардан ерак торырга, Синең Ярлыкавыңа һәм Рәхмәтеңә, сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ шәфәгатенә ирешергә насыйп ит! Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин83 комментария
78 раз поделились
862 класса
Фид
Анвер Кантеев
поделился заметкой7 мар 2022
Яттым, йә Алла.
Яттым, йә Алла, торсам иншалла, Бу ятудан торалмасам иман бирсен бер Алла. Иман белән китәмен, ислам белән кичәмен. Яратканым, яфаным, күптер минем гөнаһым, Гөнаһымны гафу кылгыл Иләһием. Башымны куйдым ястыкка, күңлемне бирдем Аллага. Алла, Алла дигәчтән оҗмах ишегем ачылсын, Аллаһуммә дигәчтән караңгы гүрем яктырсын. Тар кабремне киң кыйл, караңгы гүремне якты кыйл. Дәүри белән дәрман бир, тәүфикъ белән иман бир, Ятим кыйлма ата-анадин. сакла Үзең бәладин-казадин Язу яздым, хат җибәрдем кабердәге Краеш атлы еланга. Курыкканым тәмугъ, Динем Ислам Әхмәт, Шәфәгатьче Мөхәммәт, килер бер көн Кыямәт. Иләһи Туби агачының яфрагын күрсәм иде, Солтаным, аны күреп шөкерана кыйлсам иде, Сөбханым. Лә иләһе иллә Аллаһы, Мөхәммәдү рәсүл Аллаһы. Әй, Солтаным, Солтаным! Син яраттың үземне. Сигез ожмах суы белəн югыл минем йөземне. Без фəкыйрьне Үзең сакла, Шайтаннарның күзен капла... Тубый агачы төбендə утырсам иде, Солтаным! Әлхəм, Тәбарəк, Ясин – мөбəрəк. Барыр жирем бик ерак, Тар кабергə керермен, ничек жавап бирермен? Сират күперен үткəндə аягымны тайдырма, Иманымнан яздырма, Яттым - ялгыз... Ястыгым - кирпеч, жаным тыныч Динем – Ислам,телəгəнем - Иман. Лэиллхэ иллаллахы жирлэр куклэр баскычы лэиллаха иллаллахы сигез ожмах ачкычы лэиллаха иллаллахнын карамагыз азына лэиллаха иллаллахы мэнге бетмэс хазина лэиллаха иллэллахны куп эйтэек мэлэклэр лэиллаха иллэллахсыз кабул булмас телэклэр Бездин күүүп сəлам Кораеш атлы еланга.: Лə иляһа илляллаһа Мөхəммəдер Рəсүлүллаһа, Лə иляһа илляллаһа Мөхəммəдер Рəсүлүллаһа, Лə иляһа илляллаһа Мөхəммəдер Рəсүлүллаһа Ятам тыныч, ястыгым кирпеч, Телем - Иман, динем Ислам, миннән сәлам Көрәеш атлы еланга. Яттым, йә, Аллаһ, торсам иншаллаһ, Бу ятудан торалмасам иман бирсен бер Аллаһ, Иман берлән үтәмен, динем берлән китәмен, Хәтәр-хәтәр кичләрдә суңым уңга әйләнсен, Телемә Иман бәйләнсен. Аһ, Раббым, дигәндә, караңгы гүрем яктырсын, Сөбханаллаһ, дигәндә, оҗмаһ ишеге ачылсын. Яратучым, җәббарым, саклавычым, саттарым, Саклавычым бәладән, казадан, Ятим кыйлма атадан, анадан, Хәерле эшкә хәрәкәт бир, ашыбызга бәрәкәт бир, Җаныбызга тынычлык бир, малыбызга өлеш бир, Бездән борын үткәннәр, бездән өмет иткәннәр, ??? Кардэшлэр менэ мине эбием, энием хэр кон ятыр алдыннын шушы догаларны укый-укый екларга ята идек. Мин шул доганы урэнеп калдым. Э сез нинди догалар укып ята идегез, нинди догалар белэн тэрбиелэндегез безнен белэн уртакланешугызны коментарияда яза белерсез. Кетеп калабыз.803 комментария
651 раз поделились
6.8K классов
Фид
Анвер Кантеев
поделился заметкой6 мар 2022

На этом пока всё
Войдите в ОК, чтобы посмотреть всю ленту
92
- Фарида ТуктароваПенза
- Исмаил Хавва Курмашевыс. Усть-Уза (Шемышейский район)
- Сафия Селькаева (Конькова)Пенза с. Усть-Уза
54
- Авар годекIан✅56809 подписчиков
- Пензенская область54118 подписчиков
- VK Праздники209785 подписчиков
- Живая Средняя Азия53270 подписчиков
- Олег Мельниченко15867 подписчиков
Правая колонка