Балам, бервакыт син минем картайганымны күрерсең. Картлык ямьсез булса да, сабырлык күрсәтеп, мине артык күрмәсәң иде.
Ашап утырганда кулым калтырау сәбәпле ризыгым идәнгә төшсә дә, киемнәремне үзем кия алмасам да, орышма мине, балам! Исеңә төшер: хәзер эшли алмаган кайбер нәрсәләргә мин сине кайчандыр үзем өйрәткән идем. Сабыр бул, балам!
Озак хәрәкәтсез ятарга туры килеп, миннән авыр ис чыкса, миннән җирәнмә, балам! Хәтерлә: син бәләкәй чакта мин сине ничек чиста һәм матур итеп киендерә идем...
Ялгыш сүзләр әйтсәм, акылым җуйсам, нәрсәнедер дөрес эшләмәсәм, миннән көлмә, балам! Киресенчә, минем акылым һәм зиһенем бул, миңа ярдәм ит!
Әгәр йөргәндә аякларым калтыраса, үзем генә йөри