Саусызланган карт ананың,
Ялгыз үтә төннәре.
Аның да бит булгандыр,
Бик бәхетле көннәре.
Ярый көндез күршеләр,
Кереп- чыгып йөриләр,
Чәен куеп эчертәләр,
Капка төбен көриләр.
Көннәр ничек тә уза,
Кышкы төн бигерәк озын.
Тик балалар эретә алыр,
Күңелдә каткан бозын.
Балаларның үз эшләре,
Аларның үз дөньясы,
Инде күптән онытылган,
Туып үскән оясы.
Барысы да инде хәзер,
Әби-бабай булганнар,
Үз тормышларында кайныйлар,
Онытылган туганнар.
Алар хәзер, үз баласын,
Оныгын гына уйлый.
Ярдәмгә мохтаҗ ана,
Бер баласына сыймый.
Ул да бит шулай үстергән,
Җаныннан артык күреп,
Гомер буе балаларга,
Булган байлыгын биреп.
Үзләрендә шул ук язмыш,
Кабатланмасмы икән?
Бала диеп,