Свернуть поиск
Фид
Раузиля Сафиуллина (Валиева)
поделилась темой21 мар
367 комментариев
425 раз поделились
5.6K классов
Фид
Раузиля Сафиуллина (Валиева)
поделилась заметкой26 фев
ИРТӘНГЕ ДОГА
Йә, Раббым, әлхәмдүлиллаһ, дип, Сиңа рәхмәтләремне әйтәм, бу караңгы төннәремне дә исән-имин уздырырга насыйп иттең! Инде бу якты көннәремә дә бер Сиңа гына тәвәккәллек кылып, бер Синең генә рәхим-шәфкатьләреңә өметләнеп, бер Синең генә риза-бәхиллегеңне алу өчен керәм! Йә, Раббым, бу якты көннәремне хәере белән уздырырга насыйп ит! Бу якты көннәремне һәм калган гомерләремне Синең яраткан колың булып, җәннәтләреңә керерлек изгелекләр эшләп, дөрес һәм даими, кабул булырлык гыйбадәтләр кылып, ныклы иман белән, тыныч күңел белән, сау-сәламәт уздырырга насыйп ит! Йә, газиз Раббым Аллаһ! Бу якты көннәремне һәм калган гомерләремне саваплы гамәлләр кылып, файдалы хезмәтләр белән, хәерле хәләл ризыклар һәм бәрәкәтләр белән уздырырга насыйп ит! Каты чир-зәхмәтләрдән сакла, тилмереп кеше кулларына калудан сакла, яман чирләрдән, яман сүзләрдән, яман телләрдән, яман күзләрдән сакла! Ким-хур булып, кеше аяк асларына төшүдән, начар яктан кеше телләренә керүдән сакла! Йә, Раббым, каты фәкыйрьлекләрдән сакла, ачлыктан-ялангачлыктан сакла, яну-пешүләрдән, туңу-өшүләрдән сакла! Йә, Раббым Аллаһ, гаиләмә иминлек бир, балаларыма бәхет-тәүфыйкъ бир, туганнарым белән татулыкта яшәргә насыйп ит! Үземне, гаиләмне, балаларымны, нәселемне явыз бәндәләрнең явыз ният-гамәлләреннән, зыян-зәхмәтләреннән мәкер-золымнарыннан сакла! Кяферләргә, адәми шайтаннарга безнең ирегебезне чикләргә юл куйма, төрмә газапларыннан сакла! Кайда гына барсам да, ни генә эшләсәм дә, бары тик Синең ризалыгыңны алырлык гамәл-гыйбадәтләр кылырга насыйп ит, адашу-саташулардан, һәләкат-фаҗигалардан сакла! Көтелмәгән кайгы-хәсрәтләрдән, кисәк килгән бәла-казалардан сакла! Йә, Раббым, балаларымның кайгы-хәсрәтләрен күрсәтмә, балаларымны хәрамнан сакла, аларны кабер газапларыннан, җәһәннәм утларыннан сакла! Йә, Раббым, үземнән соң хәерле дәвамчылар һәм догачылар калдырырга насыйп ит! Йә, Раббым, кайларга гына барсам да, мине яхшы кешеләр, ярдәмчел бәндәләр, тәүхид ияләре белән тоташтыр, явызлардан, адәми шайтаннардан, кяферләрдән, монафыйкъ-мөшрикләрдән, көнчеләрдән, караклардан, әхлаксызлардан сакла! Бу дөньяда да, ахирәт көнендә дә мине тәүхид ияләре белән бергә куй! Динемә ширек һәм бидегать кертүдән сакла! Риядан сакла, холкымдагы начар сыйфатлардан арынырга ярдәм ит, күркәм холык бир, нәрсә генә булса да, сабырлыклар бир!! Нурлы йөз, туры тел, йомшак күңел, хәерле гомер, ныклы иман бир! Синең рәхмәтләреңә тагы да якынаерлык саваплы гамәлләр кылырга насыйп ит, и, Раббым Аллаһ, ике дөньяның да һидәятен насыйп ит! (Интернет челтәреннән)306 комментариев
171 раз поделились
2K классов
На этом пока всё
Войдите в ОК, чтобы посмотреть всю ленту
79
- Айрат Аминевс. Аскарово (Абзелиловский район)
- ӘХНӘФ ӘМИНЕВУфа
- Исмаил Лайфг. Дюртюли (Дюртюлинский район)
13
- Советы для здоровья229306 подписчиков
- Туган жирем -Ташлы авылы.2486 подписчиков
- Жизненные истории36890 подписчиков
- Отдых / путешествия5846 подписчиков
- ---- ИН ШЭП ТАТАРЧА ЖЫРЛАР. Татарстан. Баулы19564 подписчика
Правая колонка