Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: “Кешене үлгән көнне үк җирләргә кирәк, мәетне көттерергә ярамый”
Кеше үлгәннән соң кайчак "туганнары кайтып җитмәгән" дип, мәетне җирләмичә торалар. Мәшһүр шәхесләребез белән дә шулай - халык хушлашып калсын дигән нияттән чыгып,җирләүне кичектерәләр. "Гаилә" мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бу мәсьәләгә дин ягыннан аңлатма бирде.
- Рөстәм хәзрәт, мәет ашларын үткәрү гадәте каян килгән? Аның асылы нидә? Мәетне искә алып, аның рухына дога кылдырып, аш уздыручыга нинди савап каралган?
- Бисмилләһир-рахманир-рахим. Рәсүлебез (с.г.в.) вакытында, ул урамга чыккач, каршысына бер сәхәбә очраган. Елый икән үзе. Рәсүлебез (с.г.в.) аны туктатып, “Ни булды?” ди