Свернуть поиск
Гөлфинə СƏЛИМОВА. Кеше өлеше. Повесть (1)
Күпме яткандыр, үзəк өзгеч тавышны ишетеп чыккан күршесе Бибисара күтəреп торгызып, өенə алып керде. Башы берни аңламастай булып түнгəн, ярты төн җиткəн иде. Бибисара: “Иреңнең фронтта, ут эчендə булуын да исəпкə алган кеше юк, ичмасам, нинди кансызлык инде бу? Бəлки, əле эшне зурга җибəрмəслəр, бала гына бит əле ул, сабырлы бул инде, күршекəем!” – дип, Миңсылуны үзенчə тынычландырырга тырышты. Тик Миңсылуның нидер əйтергə хəле калмаган иде. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-10-07/g-lfin-s-limova-keshe-leshe-povest-1-4837815
2 комментария
16 классов
Моңа кадәр Хисмәт күз атып йөргән кызлар барсы да, ничектер, Хисмәтне кабул итмәделәр. Әллә ул үзе кызларның йөрәген яулый белми. Ул инде шулайрак уйлый башлаган иде. Үзем гаепле дип, үз-үзен гаепләде. Ә менә Зөлфинә бөтенләй башка. Бик шат күңелле. Үзе үк кочаклап үбеп алырга да күп сорап тормый. Җырлап җибәрсә инде, йөрәкнең әллә кайсы кылларына барып бәрелә. Шуңа да ул егетнең күңелен тиз тышаулап, йөрәген яулап алды. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-10-05/hisametdin-ism-gyylev-s-ld-hik-ya-4835612
1 комментарий
16 классов
Фәрит ИМАМОВ. Югалган эзләр. Повесть (11)
Гомеренең соңгы көннәрендә Сабирҗан бик нык холыксызланды. Нык эчә иде. Кайсыдыр берәү, Баһау синең үз улың түгел, Нариманныкы, дип гайбәт тараткан да, шуңа күрә эчсә гел миңа бәйләнә иде. Берничә мәртәбә нык кына кыйнап та ташлады. Мин түзмәдем, бу хакта Нариманга җиткердем. Ә ул әнә шуның өчен, үз өстеннән гайбәт таратып йөргәнгә үтердем, диде Сабирны. Эт симерсә, хуҗасын тешли, ди, ату бөтенләй йөгәннән ычкынды, кабахәт. Сине җәберләвенә дә ачуым килеп йөри иде. Әнә ятсын инде хәзер Сазлы Күл төбендә, диде… https://tulpar.info/articles/pobeda-80/2026-10-02/f-rit-imamov-yugalgan-ezl-r-povest-11-4834019
1 комментарий
10 классов
загрузка
Показать ещёДополнительная колонка
О группе
Башкортстанда татар телендә бердәнбер әдәби һәм бик шәп журнал!
№ 5133335088
- +7(347)272-67-48
- ул. 50-летия Октября, 13, Уфа
Показать еще
Скрыть информацию
Правая колонка