ӘНГАМ АТНАБАЕВ
* * *
Гомер китабымны, альбом кебек,
Карап чыгарга дип бирсәләр,
"Яшьлек" дип язылган өч-дүрт битен
Урлар идем. Әгәр күрсәләр,
Качар идем ерак җирләргә,
Яшьлегемне салып ияргә.
Ул кайдадыр бик якында калган:
Авылымның айлы төнендә
Фуружкасын кырын салган егет
Кызын көтә тирәк төбендә.
Эшкә соңлый, диеп, борчылмагыз,
Яшьлек бит ул! Яшьлек өлгерер! -
Таң атканчы тирәк төбен саклар,
Ә таң белән эшкә йөгерер...
Шундый чагым бик якында кебек,
Кулны сузсам, җитәр шикелле,
Кулны сузам диеп бер үрелсәм,
Өркетермен, китәр шикелле.
Мин яратам кояш чыккан чагын,
Җирнең өстен нурга балкытып;
Табалмадым, дуслар, гомеремнең
Яшьлектән дә матур вакытын.
Тик дөнь