Габдулла ТУКАЙ СӘРЛӘҮХӘСЕЗ Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен. Караңгыдыр, күңелсездер гомер юлы, Бу дөньяда кем килсә дә сиңа туры, Шиксез, аның җәрәхәтле күкрәгендә Яшьрен генә янып яткан хәсрәт тулы. Мескин адәм! Тыштан уйный, тыштан көлә, Ямьсез якны уйлап куя эчтән генә. Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел, Һич кайгысыз кеше булса — адәм түгел! Бераз вакыт шатлык таба исрек кенә, Үз-үзенә ачы агу эчреп кенә: «Әмма дөнья нинди кызык, нинди хозур, Бу дөньяда кемнәр бар, – дип, – миннән дә зур!» *Сәрләүхәсез — исемсез (шигырь). «Сәрләүхәсез». «Йол
Рим ИДИЯТУЛЛИН КЫРГЫЙЛЫК ХАКЫНДА Кыргый кошлар... Кыргый җәнлекләр... Бу тәгъбирне кайдан тапканнар да, Кемнәр аны сезгә такканнар? И җәбер сүз, ертык күңелемне Утлы энә белән тегәсең; Сандугачым! Нигә бәндәләргә Кыргый моңнарыңны түгәсең?! — Күч тә кит син куе урманга! ............................................................ ...Кылган баскан кыргый далада Җиргә сеңгән ятим курганнар; Кай дәвердә кайсы бабалар (Шәҗәрәләр өскә аусыннар!) Җил күзендә кальга корганнар? Алдашасыз, ахры, дастаннар! — (Сынык, кипкән-кипшенгән)... шушы «Сөякләр»ме шашып сөйгәннәр?! «Гариб* булды гыйшкым гөл кеби, — Кой яшь, сулаганлар!**» дигәннәр Чәрдәкләнгән кабер ташына. Алдаламый, ахры,
Рим ИДИЯТУЛЛИН * * * Кара болыт купты, шомлы тоем: Таш гөрелте күкне кубарыр, Кубарыр да ашкын ут көлтәсе, Угын атып, миндә тукталыр... Җирнең җиде катын дер селкетеп, Күкне тулгак тоткан мәлләрдә, Аяк аста, тәүбә, кинәт кенә Җир ярылып китсә әгәр дә, Йа Ходаем, «коткар!» дисә кемдер, Упкыннарга ыргыр идемме?! Салкын алды кинәт... Бит моңарчы Кыю санап йөрдем үземне. ...Булмый калды көткән гарасат. Җиңел сулап әйттем мин үземә: «И дивана! Сабантуйга кадәр Батыр булып йөрү, һай, рәхәт!..»
Рим ИДИЯТУЛЛИН ЧИККӘ ҖИТКӘНДӘ Тәмам җилләдем, Зәңгәр рәшәләргә алданып, Чәчи-чәчи чабып барыштан; Чәнчеп тезләрем, Чүгәлим дә басу читенә, Ятим сыман алыйм сукылдап, Ач башаклар койган сагыштан. Галим-голәмә! Ләззәт табасызмы җаннарны Коргаксыткан фәнни ачыштан?! Сез бит гамәлдә Юатасыз төсле сабыйны, Тереклек бар, диеп, Марста, Үлеп яткан чакта ул ачтан. Кемнәр туймаган «Изм»нардан ачып кабарган Ахыры юк ызгыш-сугыштан, Киттек мәйданга! Чүлмәк ватыш, көрәш, чабышка! — Арттан килгәненә элдерәм Такыялар, үреп кылычтан. Мәхбүс хәлдәбез: Мүкле күңел, бикле йөрәккә Керә алмый чит-ят кайгысы; Пошмый көтәбез: Кайчан бетәр тәмам ерткалап Изгелекнең юка элпәсен Явызлыкның тупас к
Рим ИДИЯТУЛЛИН * * * Кичә бер төш керде бик кызык: Чәчкә тотып, гүзәл Ай кызы Йөгерепләр килә каршыма. Ә өнемдә хәят кылчыгы: Асып бәндә акча капчыгы, Җәннәт капкасына ашыга. Күрәзәлек кылып утырма: Дөнья куа-куа, адәмнең Бәгыре дә тәмам тутыга. Кодрәт юк үзгәртергә өнне; Яктыртасым килеп көнемне, Төшләремне юрыйм яхшыга. ...Ялт узачак алкын гомердә Тудырырга ашкын могҗиза! Ул чагында һәр көн, һәр төндә Сузар чәчкә сиңа Ай кызы. *өн — явь, өндә — наяву **алкын — прил. 1. стремительный, быстрый; буйный 2. полноводный ***хәят — жизнь, бытие, существование
ФЕДЕРИКО ГАРСИА ЛОРКА ПЛАЧ ГИТАРЫ Начинается Плач гитары. Разбивается Чаша утра. Начинается Плач гитары О, не жди от неё Молчанья. Не проси у неё Молчанья! Гитара плачет, Как вода по наклонам — плачет, Как ветра над снегами — плачет, Не моли её О молчаньи! Так плачет закат о рассвете, Так плачет стрела без цели, Так песок раскалённый плачет О прохладной красе камелий, Так прощается с жизнью птица Под угрозой змеиного жала. О, гитара, Бедная жертва Пяти проворных кинжалов! 1921 год Перевод Марины Цветаевой
ФЕДЕРИКО ГАРСИЯ ЛОРКА (1898—1936) MEMENTO Когда умру, схороните меня с гитарой в речном песке. Когда умру... В апельсиновой роще старой, в любом цветке. Когда умру, буду флюгером я на крыше, на ветру. Тише... когда умру! 1921 год Перевод Инны Тыняновой
5 июня родился ФЕДЕРИКО ГАРСИЯ ЛОРКА (1898—1936) — испанский поэт, драматург, музыкант, художник-график. MEMENTO Когда умираем, уносим с собою не просто небесную просинь, а розовое, голубое, цветное. Рассветное небо и небо ночное. А мне говорили, что мёртвые помнят лишь это — спалённое вихрями небо нещадного лета; недоброе небо и чёрного цвета. Перевод Анатолия Гелескула
Гамил АФЗАЛ * * * Безнең тарих озын, үскән кызым, Борыла-борыла аккан сулар кебек, Һәр борылышта берәр бабаң торган, Бу камышлар шаулый шулар кебек. Бу басуда әбиең урак урган, Бу болында бабаң печән чапкан, Бу урманнар һаман шаулап торган, Борылып-борылып сулар аккан. Сандугачлар сайрый сиңа карап, Ай елмаеп тора зәңгәр кичен, Җилләр исә чәчләреңне тарап, Ак болытлар ага синең өчен. Безнең гомер озын, үскән улым, Урман буйларында күксел рәшә, Әнә сиңа мең чәчәкле болын, Һәр бөҗәккә абый булып яшә! Башларыннан сыйпа арышларны, Башларыннан сыйпа куакларны, Кабатлама безнең ялгышларны, Кабатлама безнең гөнаһларны!
Показать ещё