Бар яктан да, кызым, үрнәк бул!
Асылташ бул...Нурың калсын
Сагынырлык итеп яши бел!
Юрганыңа карап аягыңны суз!
Булган бәхетеңнең кадерен бел!
Авырлыклар килсә баш имичә
Сабыр гына аны үтә бел!
Кеше сүзе кеше үтерә диләр
Гайбәт сүздән берүк ерак бул!
Йөрәк телеңне күбрәк тыңла, кызым
Кешеләргә тәмле телле бул!
Гади генә яшә, гади бул!
Кешеләргә кырын карама!
Сиңа очраган һәрбер кеше
Ходай бүләге ул, онытма!
Саулык - иң зур байлык
Яшьли аны саклый белегез!
Эшнең тәмен тоеп, яратып
Үртәлмичә генә эшләгез!.
Һәрбер туган таңга шатланыгыз
Матурлыкны күрә белегез
Якты дөньяларның гүзәллеген
Тоя белсен күңел күзегез.
Әткәй- Әнкәемнең киңәшләрен
Изге китап итеп саклыймын
Газизләрем, тап төшермәм Сезгә
Сагынырлык итеп яшәрмен!
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1