Күренде дә, югалды диеп
Күңелем минем һаман синең белән
Рәхмәт әйтәм сиңа баш иеп.
Вакыт булыр әле... Үпкәләмә
Серләшербез әле туйганчы
Болыннарда мин йөрермен әле
Рәхәтләнеп, күңел булганчы.
Туган йортым, син дә үпкәләмә
Бер кич тә миндә кунмадың диеп
Вакыт булыр әле... Сабыр итик
Сабыр төбе - сары алтын бит.
Әнкәем генә сурәтеннән миңа
Серле генә һаман елмая...
Кыз бала, балам, туган йортта
Кунак кына... Түз син, елама...
Әниеңә шундый кирәксең син
Мине караган кебек кадерлә
Ә мин сиңа әткәң, картыең белән
Бәхет теләп ятам кабердә.
Җаның тыныч булсын, әнкәй-бәгърем
Мин бит синең тыңлаучан кызың
Белсәң икән синең җан җылыңны
Өзелеп сагына, әнкәй, минем җаным...
Син җитмисең җанга ... Моңың җитми
Тавышыңны шундый сагындым
И иркәли идең баштан сыйпап
Син бит минем диеп, елак кызым.
Аллага шөкер, быел да каршы алдым
Дия идең ел да мин кайткач...
Өченче җәй, әнкәй, шул сүзләрне
Синең өчен әйтә сандугач...
Рүзилә Гатауллина .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев