Миңа дүрт яшь иде. Әти алдыма чүгәләп, ике кулымнан тотты да, битемнән үбеп алды.
-Сау бул, улым...
Аннан чемоданын алды, аз гына әнигә карап торды да чыгып та китте.Әни, ул чыгып киткәч кенә ике учы белән йөзен каплап, өстәл өстенә иелде.
Мин урындык куеп тәрәзгә мендем.Тәрәзәне ачып,әтигә кул болгыйсым килде. Әни шунда"егыласың"- кычкырып җибәрде. Ә мин, әти подъезд алдында басып торадыр, елмаеп кул болгыйдыр дип уйладым. Тик ул ашыга-ашыга тукталышка таба атлый иде. Гомерлеккә күз алдымда аның ябык кулбашы,яңгырдан чылана барган ак күлмәге генә калды.
Көн дә көттем мин аны. Сагындым. Ул бер генә тапкыр да килмәде.Аның турында сорасам әни мине кычкырып тирги башлый иде.Миңа аның турында сорарга, хәтта сүз кузгатырга да ярамый иде."Ул алама кеше-безне ташлап китте". Әтиле балаларны күрсәм сагыш баса иде мине. Аерылышу дигән сүзне ундүрт яшьләргә җиткәч кенә белдем.Һәр үсмер кебек мин дә, тәмәкесен дә тартып карадым, сыра да авыз иттем.Юк, ахмак булмадым. Яхшы укыдым. Юрист булырга хыялландым... Әтинең дөньяда барлыгы әкренләп онытылды...
Шулай да урам үзенекен итте. 16 яшьтә инде, өйгә кунарга кайтмаган чаклар да ешь була иде. Ташландык биналарда, ташландык төзелешләрдә,подвалларда аз йөрмәдек. Тик әнигә гел шалтырата идем, "борчылма, бар да яхшы"-дип.
Бу юлы да шалтыраттым. Сәгать 10нар гына иде әле,безнең өчен төн башланмаган.
-Әни сәләм! Мине көтмә бүген, кайтмыйм,борчылма, бар да яхшы.
Шулчак әни:
-Монда бер кеше синең белән сөйләшергә тели,-диде.
Әтинең тавышын ишетеп катып калдым.
-Исәнме улым, улыкаем...-диде әти.
Җанымда давыл купты, йөрәгем шашып тибә башлады, һава җитмәвен тойдым, аннан:
-Улым??? Нинди " улым " булыйм мин сиңа? Уналты ел әтисез булдым, чыгып тай хазер үк безнең фатирдан!!!-дип ярсып кычкырдым. Аңа башка сүз әйтергә дә бирми телефонымны сүндереп тә куйдым.
Ә үземнең аны күрү теләге шул кадәрле көчле иде. Бәлки өлгерермен дип уйладым... Өйгә кадәр ярты сәгатьлек юл, шәп йөгерсәм унбиш минутта кайтып җитә алам бит.Чаптым! Җир асты чыгылышын үткәндә абынып егылдым... Өстем тузанга батты. Тирә ягымдагы кешеләр туктап калдылар:
– Нәрсә каттыгыз, егылган кеше күргәнегез юкмыни!?-дип бар көчемә аларга акырдым.
Үземнең күземнән актарылып яшь ага иде. Егылып сыдырылган, тузанлы кулым белән яшемне сөртеп, үземнең җебегәнлегемне тагы да ныгырак күрсәттем бугай. Басып бераз сулап тордым да, тагын чаптым..."Өлгерсәм ярар иде! "
Йортка йөз метрлар чамасы калгач, кузгалып китүче таксиның кызыл утлары күренде. Ә анда әтинең шәүләсе иде... Шулай ук ак күлмәктә иде ул, бу юлы да.
Ә бәлки ялгышамдыр, бу башка кешедер. Тик... ишек төбендә стенага сөялеп әни елый иде:
-Ник улым син шулай, ник син шундый каты бәгырьле !?-диде ул авырсулап.
-Мин? Минме каты бәгырьле?! Мин гаеплеме хәзер?-дидем мин, башка әйтер сүз тапмый....
Берничә көннән соң, әни миңа бу елларда әти гел шалтыратуын,ерак шәһәрдә яшәвен, гел язып торуын сөйләде. Әни минем фотоларны да гел җибәреп торган икән." Күр нинди улың үсә, янсе.Акыллы, тәүфиклы".Ә син ташладың аны. Бала бу очракта корал. Җәзалау коралы.
Моннан соң тагын унбиш еллап вакыт узды. Армия сафларында хезмәт иттем, өйләндем... кызым туды.
Ә бервакыт эш буенча әти яшәгән шәһәргә барырга туры килде. Теге вакытта, әнигә калдырган адресы, гел блокнотымда йөри иде. Менә шул блокнот гүя кесәмне пешерә иде бүген.
Бу юлы әтине күрми китмим! Әллә ни булса да!
Командированың өч көне үтте дә китте. Таңда поезд. Димәк бүген мин аны табарга тиешмен. Өс башымны тәртипкә китердем, туфлиләремне ялт иттереп тазарттым, хәтта галстук та тактым. Ошарга тырышам кебек.
Такси мине гади "хрущёвка" алдында төшерде. Нәкъ бездәгечә дип уйлап куйдым. Шулай ук эскәмиядә әби-чәби утыра.Йорт почмагында бераз басып тордым. "Бәлки килеп чыгар , танырмын бит". Газиз кешем күренми. "Ни көтәм инде, керергә кирәк,-дип уйлыйм.Куркак!"Үз үземне тиргәп, ышанычлы адымнар белән, икенче подъездга карап атлыйм.Мине күрү белән әбиләр кемгә килүемне сораша башлый. Ишетмәгәнгә салышып кереп китәм... Икенче катка күтәрелеп, гади гына ишек янында туктап калам.Үпкәләремне тутырып сулыйм да "төймәгә" басам.Аяклар чыгып качырга әзер. Чак тыям. Шул чак, эчтә кемнеңдер аяк тавышы ишетелә. Йозак шыртлап ачыла да, чәчләренә чал йөгергән, ягымлы гына хатын -кыз йөзе күренә.
-Сезгә кем кирәк?-ди ул, һәм дертләп китә. Мин әти дияргәме, исеме белән әйтергәме, дип уйлаган арада апай йөрәген тота. Таныды. Күзеннән яшь бәреп чыга.
-Син... Ул сине көн дә көтте... Тышта ул. Һава суларга чыгып китте.. Хәзер керә ул, үт әйдә, үт!
Нинди шатлык! Аллага шөкер, әй шатланыр инде, үт улым...
-Юк,-димен,-мин аны тышта көтәм.
Ике атлауда тышка чыгып, балалар мәйданчыгының тәбәнәк коймасына утырам. Һәр килгән ир аттан таныш чалымнар эзлим.
... Шул ук сәленгән кулбашыннан таныйм. Әйтерсең җилкәсенә авыр йөк салган. Әллә ниндидер вөжданы басканмы!? Миңа биш алты метр калгач туктады.Агачка кулы белән сөялде.Күзләрендә яшь... Ияге дерелди .
Түзмәдем
-Әти,-дип каршы атладым. Кысып кочты... Үкси.
-Улым... Күпме көттем сине. Гафу итүеңә өметләндем.
-Мин дә,-димен,-мин дә гафу үтенергә тиешмендер...
Шул чак, ничә еллар авыр булып йөрәккә җыелган юшкын, эреп юкка чыкты. Тирә якка бәхет дулкыннары таралды. Эскәмиядә утырган әбиләр дә күз яшьләрен сөртеп безне озатып калды.
Төн буена кухняда сөйләшеп утырдык. Әтинең хатыны өстәл хәзерләп куйды да йокларга ятты.
Тик таң бик тиз ата. Поездга өлгерергә кирәк. Әле бит, кунакханәгә кереп әйберләрне дә аласы бар.
Ишек төбендә күз яшьләре белән, кочаклашып хушлаштык.
-Килербез әле,-дип киттем,-оныгыңны алып килербез...
Тик бер атнадан әтинең үлгән хәбәре килде. Йөрәге беткән иде -дип сөйләде хатыны, шул сине күрү теләге генә яшәтте аны.
Сиңа булган сөюе, яратуы яшәтте аны. Яратуга бит ара ераклыгы да, кемдер уйлап чыгарган ахмаклык та киртә була алмый. Ярату гафу итә белүдә дә. Балаң хакына, үзеңнең саулыгың хакына...
Әти, картәтинең күзләре синекенә охшаган булган икән,-диде кызым, юл читеннән өзгән ромашка чәчәкләрен әтинең кабере өстенә салып. Әйе, күрешү насыйп булмады аларга. Ә бит күпме бәхетле минутлар булмый калды!?.Күпме шатлыклардан ничә кеше мәхрүм булды!?.
Билгесез автордан
Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4