Предыдущая публикация
Ишетә калсаң әгәр нахак сүзләр
Беркем алдында да акланма
Белми торып гаепле итсәләр
Башың имә, зинһар вакланма...
Бердә юкка әгәр рәнҗетсәләр
Яхшылыгың исбат итмә син
Горурлыгың югалтма беркайда
Хакыйкатьне эзләп йөрмә син!
Кемдер юкка үпкәләгән икән
Үпкәләсен сиңа ни аннан
Үзе уйлап, үзе үпкә җыеп
Ул бит үзенә,авыр йөк җыйган...
Тик торганнан тавыш күтәрсәләр
Күз яшеңне зинһар түкмә син
Хаксыз сүзне йөрәгеңә алма
Алларында тезең чүкмә син.
Сөйгән кешең рәнҗетсә сәбәпсез
Артларыннан эзләп йөрмә син
Чынлап сөйсә үзе эзләп табар
Беркемгә "йөз суың" түкмә син.
Эчләреңдә ялкын-ут янсада
Күрсәтмә син аны беркемгә
Куанмасын сине" ЯРАТКАННАР"
Шатлык өләш җирдә һәр көндә))))
Ляйлә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1