Предыдущая публикация
Бәя бирергә сез ашыкмагыз
Башкаларга ул бит шундый диеп
Сөйләмәгез...Чәйнәп йөрмәгез.
Аның күңелендә ни ятканын
Аның уен беребез дә белми...
Тормыш юлы борма, сикәлтәле
Абынмыйча гына атлап булмый.
Үз күзләрең белән күрсәң дә
Хаталарын аның сөйләп йөрмә
Күзенә карап үзенә әйтеп кара
Киңәш кирәк...Бәя генә бирмә...
Бәя бирер өчен АЛЛАҺЫБЫЗ бар
Ул барысын күрә...Тигезли
Ярдәм итәм дисәң, ярдәмеңнең
Изге ният булсын нигезе.
Бергә бишне кушып, тәмләп-тәмләп
Кеше чәйни хәзер бер-берсен
Тамаклары туймый микән инде
Шулай рәхәт микән...Кем белсен...
Нахак сүзләр ишетүе авыр
Ирексездән яшьләр түгелә...
Бәя бирергә сез ашыкмагыз
Сез дә Кеше... Әүлия түгел лә.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3