Предыдущая публикация
Без чәй эчтек, бик үк татлы түгел,
Арасында сөйләп, вак - төяк,
-Гел тормышка безнең акча җитми,
-Әйе, үзгәрешләр бик сирәк.
Пышылдады чәйнек, кашык чыңлап,
Чынаяктан тавыш чыгарды,
Без беренче түгел, шул ук сүзләр,
Чәй артында калып югалды.
Безгә кадәр мең ел элек булган,
Булыр бәлки, алгы мең елда,
Бәхет кошын, тотмак гел булганнар
Тик кунмаган гына ул кулга.
Бар да шулай, гел әйләнеп торган,
Нидер җитми калган барсына
Кешеләр гел үзгәрешләр көткән,
Озак көткәч, чәе суына..
Барсына да, бар да җитәр булган,
Бүлешкәндә, һәркем үзенә.
Без чәй эчтек бик үк татлы түгел,
Тамак туйган, туймый, күз менә..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев