Хикәя.
Дәвамы
Әнә аның яңа ахирәтләре. Кыз, үз-үзен кимсетеп шулай уйлап куйды. Төн шактый җилле, салкын булып, яңгыр сибәләп торса да, җиңелчә киенгән, мул итеп бизәнгән, кыска итәкле “төнге күбәләкләр” бүген дә үз урыннарында, тукталыш түбәсе астында. Бер ишләре тукталыш белән юл арасында. Сөйләшәләр, тәмәке пыскыталар, көлешәләр. Аларга кызык. Алар язмышлары белән күптән килешкәннәр инде. Барысы бишәү. Күбрәк була дип сөйлиләр иде, калганнарын, ахрысы, бер-бер артлы утыртып алып та киткәннәрдер. “Күбәләкләр” Гөлзидә ягына бер генә күз ташлап куйдылар да, өс-башына карап, кызда үз ишләрен, көндәшләрен тапмадылар булса кирәк, бар игътибарларын юлга юнәлттеләр. Танымаулары хәерле, нигә чыгып басканны белсәләр, шунда ук бәйләнә башларлар йә. “Ризык бүлешәсе” килмидер аларның да. Гөлзидә шулай уйлады.
Юлда көндез тимер ташкын булып аккан машиналар агымы инде сирәгәйгән. Шулай да юеш асфальт өстеннән чажылдап, су чәчрәтеп, янган фараларын ялтыратып, алар бер-бер артлы үтеп кенә торалар. Сәгать унике тулып килә. Гади тормыш алып баручы фәкыйрьлек чигендәге гади кешеләр, яңа байларны, карак җитәкчеләрне туйдыручы эш атлары, үз фатирларында инде өченче төшләрен күрәләрдер. Яктыру белән торасылары, барлы-юклы хезмәт хакына көне буе бил бөгәселәре бар аларның. Хәллеләр, акчалары булганнар, йокыларыннан төш җитәрәк кенә торган, кәеф-сафа корып, төнге клубларда, казиноларда акча туздыручылар, маҗара эзләүчеләр өйләренә кайтып йокларга әле уйлап та карамыйлар. Аларны ымсындырган, һәрчак үзенә тарткан гөнаһлы, азгын, күп чак зиналы да булган төнге тормыш, үләт вакытындагы мәҗлес төсле, әле башланып кына килә. Бу шәһәрдә дә, башка җирләрдәге кебек үк, ике дөнья, ике сорт халык, ике төрле тормыш.
Шуларны уйлап торганда, тукталыш каршына сары чит ил машинасы килеп туктады. Иң борынгы һөнәр ияләренең икесе, ашыкмый гына машинага якынлашканда, аннан күн курткалы, кыска чәчле, таза бәдәнле, тәбәнәгрәк берәү чыгып, базарда ит сайлаган шәһәр кешесе кебек, “күбәләкләрнең” барысын да күзләре белән капшап, тикшереп чыкты да, үзенә ошаган икесен арткы утыргычка утыртып, тукталышка төтен бөркеп китеп тә барды. Озак та тормый кыска итәкләрнең тагын берсен утыртып алып киттеләр. Тукталыштан ун-унбиш адымнар читтә торган Гөлзидә белән, тукталыш түбәсе астына сыенган җиңел кәсеп ияләренең икесе генә калды.
Чираттагы машина, тормозларын чыелдатып, тукталышка җиткәнче үк, нәкъ Гөлзидә турына туктады. Йомшаган буыннарын, тыңламаган аякларын көчкә эшкә җигеп, кыз машинага таба атлады. Барыбер атлыйсы ул адымнарны. Яр буена килеп күпме суга карап торып була. Иртәме-соңмы барыбер чирканчык аласы ич. Ләкин “күбәләкләр” дә йокламаган икән. Алар да машинага таба ыргылдылар. Берсе, машина янына килеп җитәр-җитмәстән үк, Гөлзидәне этеп, ишеккә үрелсә, икенчесе, озын буйлы, нечкә сыйраклысы, ерактан ук кызга ябырылды:
— Менә нәрсәгә дип чыккан икән бу карачкы монда. Автобус көтә дип торабыз тагын. Клиентларыбызны алып безне коры калдырырга йөрисеңме, авыл гыйбады. Сыпырт безнең тукталыштан, эзең булмасын монда бүтән. Бар, башта авылыңа кайтып яхшырак киемнәр киеп кил. Мондый «прикид» белән йә әнә сукбайларга, бомжларга хезмәт күрсәт. — Гөлзидә бер мәлгә, нишләргә соң, дигәндәй аптырап, югалып калды. Мине күреп, минем янга туктады бит, минем клиент, дип әйтергәме? Ничек каршы торырга? Ә нечкә сыйрак, аның икеләнеп торуын күреп, сүгенеп, тагын очып кунды: — Әле китмисеңме? Югал, ычкын диләр сиңа кабыргаларыңны санаганчы! Аның клиентлары да шушындый киенә дә белмәгән, чиле-пешле карачкыларны өстен күрә бит! – «Күбәләк», усал карап, җан көченә аны төртеп җибәрде.
Болай ук булыр, аңа бөтен урамны тутырып әшәке сүзләр белән акырырлар дип уйламаган иде кыз. Әле дә ярый урамда алардан башка беркем дә юк. Гарьлегеңнән тәгәрәп үләрсең. Юк, болар белән монда сүз көрәштереп торып булмый инде. Чигенергә кирәк. Сугыша башласалар апасыннан калган шушы бердәнбер көзге пальтоны да ерткалап бетерерләр.
Ул борылды да ашыкмый гына китеп барды. Елыйсы килсә дә елый алмады кыз. Эш барып чыкмаганга да үкенмәде. Җаны гөнаһсыз, тәне пакъ, чиста килеш кайтканына да сөенмәде ул. Гарьлектән тамагына килеп утырган төерне генә йота алмый җәфаланды…
Икенче кичне ул соңлап, төн уртасы узгач кына чыкты. Алдан ук барысын да исәпләп, үтеп-сүтеп торүчы машиналар “күбәләкләрне” чүпләп алып китеп бетергәч кенә барып басты ул тукталышка. Үзе генә булганга, ызгыш-талаш, кимсетү көтелмәгәнгә башта сөенгәндәй итсә дә, соңыннан алда аны көткән, һаман да аңына, күңеленә сыйдыра, җаны — тәне килешә алмаган ул гамәл исенә төшкәч, бүгенге кич алай ук салкын тоелмаса да, янә җиңелчә генә калтырана башлады. Я, Хода, ул тагын тукталышта, әхлакый упкыннан тагын бер генә адымда. Яңадан ярты яки бер сәгатьтән ул баштанаяк пычракка батачак. Гомер-гомергә онытылмас, юылмас гөнаһлы бәндәгә әйләнәчәк. Үз-үзе алдында, тормыш кора калса, булачак ире алдында мәңге гаепле булачак ул. Нинди мәгънәсез заман соң бу? Каян килгән аяныч язмыш? Фаҗигагә тиң нинди гаделсезлек? Ул бер пычрак уенчыкка, кемнәрнеңдер хайвани теләкләрен үтәүче, кәнәгатьләндерүче шакшы бер җанга әйләнәчәк ул. Әллә соң борылыргамы? Юк, алай да булмый.
Шул арада ул торган тукталышка кара зәңгәр төстәге бик үк яңа күренмәгән “Жигули” килеп туктады. Урам фонарьлары яктысында, Гөлзидә, анда утырган күрер күзгә егерме яшьләр тирәсендәге ике егет кисәген абайлап алды. Егетләрнең машина йөртүче белән янәшә утырганы, туктау белән тәрәзәне төшерде дә, шактый сынаган кыяфәттә, башыннан алып аягына чаклы кызны карап, күзләре белән капшап чыкты. Йөзендә ниндидер мыскыллырак көлемсәү иде аның.
Гөлзидә, шушы минута машина янына барырга, нидер сөйләшергә кирәклеген белсә дә атлый алмады, каушап һәм сәерсенеп машинага, аның пычрак фараларына карап торуында булды. Гүя ниндидер күзгә күренмәс богаулар аны баскан урынына богаулап, кадаклап ук куйган. Аның тәнендәге калтырану көчәйде, күзләренә курку чыкты.
-Нәрсә, җаныкай, ошамыйммы әллә? Кил инде, кил, сөйләшик. Нәрсә терәлеп каттың анда?
Шушы чакырудан соң гына кызның аяклары җибәреп, тәне аны тыңлар хәлгә килде. Ул сүзсез генә барып машинаның арткы ишеген ачты да, кире уйлаганчы дип, тиз генә кереп тә утырды. Аңа ни өчендер берәр танышы аны күреп калыр, аның бу кыңгыр эше шушы төнне үк ярты шәһәргә мәгълүм булыр төсле тоелды. Машина кузгалып киткәнче, шофер кырыенда утырган егет, тиз генә арткы утыргычка, Гөлзидә янына күчеп утырды.
— Ну чего, повеселимся, подрушка? – кызның чыраена, борынын ярып, аракы исе килеп бәрелде. Егет салмыш иде. – Нәрсә, берсе дә алмадымы әллә, бигрәк соңга калгансың? Өшеп, калтырап беткәнсең. Әйдә, безнең белән тиз җылынырсың. – Егет аламасы, шул сүзләрне әйтеп тә бетермәстән, эзләүсез-сораусыз дигәндәй, кулын кызның тезләренә салды да, шунда ук оятсызланып, бармаклары белән капшана-капшана, бот буйлап өскә дә үрмәли башлады. Мондый тупас әрсезлеккә бик ачуы килсә, гарьләнсә, җирәнсә дә, Гөлзидә кулны этеп җибәрмәде. Алдагысы белән чагыштырганда монысы әле башы, кем әйтмешли, чәчәкләре генә ич. Ул машинада инде, диңгез тубыктан хәзер. Әммә шулай да, кулдан котылырга теләп, аз гына читкәрәк күчеп утырды да, булган бөтен кыюлыгын җыеп әйтте:
-Башта бәяне сөйләшәбез, акча бирәсез, калганы аннан соң. – Ул ишетеп белә иде, соңыннан коры калдырырга да күп сорамаслар, акчаны алдан алып кую кирәк.
-Ярар, чибәркәй, акчасыз калмассың. Киреләнгәнне, шарт куйганны мин яратмыйм. Әйдә чишенә башла, миңа машина барганда ошый андый эш. На ходу. Суперкайф.- Ул тагын кызның ботына үрелде.
-Юк! Башта акча.
-Кончай ломаться. Әйттем бит бушка түгел дип. Беренче осталыгыңны күрсәт, аннан бәяләрбез. Сиңа рәхәтлек тә булсын, акча да булсын. Барыбер беркем дә алмаган үзеңне. Без утыртмаган булсак әле өеңә үк кайтып китә идең. – Салмыш җилкенчәк, кулын кызның ботыннан алып, аның күкрәгенә үрелде. – О-о, товар ярыйсы монда.- Инде нишлисең, монысына да түзде Гөлзидә. — Әйдә, начнем, вакыт тар. Әле Виталик та бар. – ул, хихылдап көлеп, рульдә утырган яшьтәше ягына ымлады. Шунда анысы да телгә килде:
— Боргалансаң, хәзер туктыйбыз да, икебезгә бер юлы хезмәт күрсәтәчәксең.
— Юк, башта сөйләшәбез. – Кыз бу ике юньсез затның бушка, түләүсез генә үз кирәкләрен аласы килгәнне аңлап алды. – Алайса мин төшеп калам.
-Ой, куркыттың, калтырап төштем менә.- Егет инде аның пальто сәдәфләрен ычкындырып бетергән, яртылаш кызның өстенә авып, ботын каера, әллә кайларга керә башлаган иде. – Кыскасы, минем тәкатем дә, түземлелегем дә бетте. Йә хәзер үк чишенеп ятып аякларыңны аерасың, йә машинага тагын бер ике егет утыртабыз да, чиратка салып, иртәнгә чаклы “субботник” ясыйбыз. Карышма диләр сиңа, мымра деревенская. Ачуны чыгарма.
Хәлнең гел икенче төсмер ала башлаганы ачык иде. Кемдер бер сөйләгән иде, яшьүсмерләрнең андый кызларга карата әшәкелеге, рәхимсезлеге турында. Башта көчләп, аннан үтереп китәргә дә күп сорамаслар. Йә, хода, никләр генә утырды соң ул боларга? Нигә алдан исәпләмәде? Гөлзидәнең күзләренә яшь бәреп чыкты. Ул елый-елый ялварырга тотынды:
-Җибәрегез мине, Алла хакы өчен! Туктатыгыз машинаны, мин төшеп калам.
-Ишь ты, какая. Башта утырды да хәзер тиз генә төшеп кала. Егет кисәге кызның кулын каерып, икенче кулы белән аның колготкиен аера, ерта башлады. Алдагысы исә, көлеп, күәтләп барды:
-Тәҗрибәле егет ул, карышма. Аның белән бер булгач, үзең үк эзләп, сорап йөрерсең әле.
-Ах, ты шлюха драная, син алаймы әле? – кыз, тезе белән тибеп, аны йолыккалап чишендерүчене өстеннән алып ташлауга, тегесе нык итеп Гөлзидәнең битенә китереп сукты.- Хәзер инде пеняй на себя, ботарлап ташлыйм үзеңне.- Ул ярсып яңадан ябырылырга әзерләнде.
Машина шактый олы тизлектә шәһәр буйлап җилдертә иде. Гөлзидә яшен тизлегендә уйлап алды, котылса бары тик шәһәр эчендә генә котыла алачак ул. Бу башкисәрләр аны шәһәрдән алып чыксалар, исән калдырмаячаклар. Шунда аның күз алдына Рамил белән Лилия килеп бастылар. Гөлзидәгә бер-бер хәл булса, Рамил үләчәк. Аңа ярдәм итәр башка кеше юк бу дөньяда.
Шулай уйлап, кыз, ни булса – шул булды дип, җан көченә талпынып, аны көчләргә җыенган кызмача яшь-җилкәнчекне чигәсеннән тешләп алды. Тегесе, көтелмәгән бу хәлдән акырып җибәреп яңагына тотынган арада, ике куллап алда утырган машина йөртүченең озын чәченә ябышты. Җан көченә тарта, йолка, боргалый башлады. Машина як-якка чайкалып китте. Тормозлар чыелтады. Шул арада туктап бетә алмаган автомобиль, «дык» итеп, бер як фарасын челпәрәмә китереп, бамперларын, бер як “канатын” изеп, фонарь баганасына килеп сыланды. Берничә секундка сузылган бу көтелмәгән хәлдән аңнарына килергә өлгерә алмаган маҗара эзләүчеләрне эчтә калдырып, Гөлзидә, ничек эләкте шулай ишекне ачып, чыккан уңайга егылып, шул мизгелдә үк торып басып, тротуарга, шушы тирәгә урнашкан төнге клубларның берсеннән чыгып, шау-гөр килеп таралып маташучы яшьләр арасына ташланды.
Аны куучы булмады. Пальто сәдәфләрен барган уңайга эләктерә-эләктерә, көзге салкынча шәһәр урамнары буйлап ул йөгерде дә йөгерде. Хәзер ул еламый иде инде. Уйланылган эш барып чыкмаса да, ул үзенең югалып калмавына, тәвәккәллегенә, исән-имин булуына сөенде. “Сары авызлар, бушка кирәк булган аларга. Моннан соң андый уй озакка башыгыздан чыгар әле. Кирәгегезне алдыгыз”. Ике әшәкене акылга утыртканга аның күпмедер күңеле булган иде. “Йөргән таш шомара, кичә бер сабак алган булсам, бүген менә икенчесен алдым. Тагын иртәгесе көн нәрсә күрсәтер?” Шушы ике көн эчендәге күңелсезлекләргә дә карамастан ул үзенең «теге кәсепкә» мораль әзерлеген, нык якынайганын, тәвәккәллеген, шулай ук күңеле катканын да ныклап тойды. Шулай да кайтып җитәрәк «тагын бер генә кич чыгып карыйм да, анда да булмаса бүтән аягымны да атламыйм» дигән уй да йөгереп узды аның башыннан.
Өченче кичне Гөлзидә бүтән тукталышка чыкты. Әле килеп җиткәнче, читләтеп кенә андагы «күбәләкләрне» күзәтте. Өченче көн аны күреп калганнары юкмы арада? Ул көнне кисәткәннән соң танысалар, бүген кыйнап ук ташлаулары бар, Алла сакласын. Исең китәр, монда да «эш» өчен тарткалаш, ызгыш икән бит.
Бу тукталышта икенчеләре иде борынгы һөнәр ияләренең.
Бүген Гөлзидә башкаларны берәм-берәм алып киткәннәрен көтеп, казык кебек басып тормаячак инде. Малай-шалайга да утырмаячак. Өченче көнен чыга ич. Әзме-күпме тәҗрибәсе бар аның хәзер. Шунлыктан ул, ни булса — шул булыр, дип, тегеләр аны-моны абайлаганчы ук, үзе баскан турыдарак туктап маташучы кысык «күзле» япун машинасы янына бөтен кыюлыгын җыеп йөгереп барды да, рульдәге утыз яшьләр тирәсендәге ялгыз ир-атны да яхшы чамалап, ишеген ачып, эзләүсез-сораусыз кереп тә утырды. Куып чыгармас әле.
— Әйдәгез, кузгалыгыз!
Аны тыңлап кузгалып киткәндә, кыз, шунда ук, машина хуҗасының гаҗәпләнгән, бераз аптырабрак калган карашын тойды. «Алдан ук сөйләшмичә, хакны белешмичә кереп утыруны ошатмады ахры»,-дип уйлап куйды ул эченнән генә. “Бәлки үземне дә ошатмагандыр”. Шуңадырмы, аңа түгелдерме, аз гына бару белән, җылы машина эчендә, руль артында спорт костюмыннан гына утырган утызлар тирәсендәге ир-егет, тизлек рычагын тарткалап, озаклап Гөлзидәгә карады да, ашыкмый гына елмаеп сорап куйды.
— Аңламадым. Сезнең кайтырга такси тотуыгызмы, әллә теге «тукталыш кошлары» кебек акча эшләргә дип чыктыгызмы? Ачыклык кертсәгез иде. — Хуҗаның ипле, сабыр сөйләшүендә, үзен тыныч тотуында кыз көтмәгән ниндидер дустанә мөнәсәбәт, юмор хисе дә сизелә иде кебек. “Хәйләкәр нәрсә, очсыз хакка исәп тотуыдыр әле,”- дип үзенчә фаразлады Гөлзидә.
— Эш белән йөрү инде, абый кеше. Шәһәрдә бишенче елымны яшәп, таксига бер тапкыр да утырганым булмады, дисәм, ышанмассыз да әле.- Кыз чиксез дулкынланса да, ничектер, үзе дә сизмәстән кыюланып китеп шундый җавап кайтара алды.
— Әлбәттә ышанмыйм. “Кәсеп”кә чыкканыгызга да ышанып бетмим әле. Килеш-килбәтегез икенче, тегеләргә охшамаган. Әгәр чыннан да төнге күбәләк икәнсез, андый “хезмәт хаклары” белән трамвай, автобусларда сирәк йөриләр. Ул кәсеп белән шөгыльләнеп тә таксига утырмагач, сез йә бик тә саран кеше, йә булмаса, берүзегез эшләп олы гаиләне туендырып ятасыз. — Һаман “сез” дип сөйләшүче машина хуҗасы, көлемсерәп, кабат Гөлзидә ягына сораулы караш ташлады.
— Сез әйткән “хезмәт хакларын” күрмәдем әле мин. Ә гаиләм үзем өчен чыннан да ишле. Фатирда ике балам йоклап калдылар. — Башта күркәм тоелган бу егет кисәгенең төпченүләре кызга ошамый башлады. Тел бистәсе. Һаман бәя турында сорамаган була. Ярар, сорар әле. Теге кичәге ике юньсез кебек кыланмаячак бу. Анысы тәгаен. Акча да кызганмас әле бәлки.
— Монысына да ышана алмыйм. Сезгә күп булса егерме-егерме ике яшь. Кай араларда таба алдыгыз ул балаларны? Әллә үзегезне кызгандыру, шөгыльне аклау, күбрәк каеру өчен уйлап чыгардыгызмы андый легенданы?
— Шулай уйлыйсы килгән кеше уйласын. Беркем алдында да акланасым килми. Сезгә кирәкмимен икән, төшерегез мине. Туктатыгыз машинаны! – Гөлзидә юри кыртрак сөйләнергә, тәвәккәллек күрсәтергә тырышты.
Рульдәге егет, каршы килүче машиналар яктысында тагын бер кат игътибар белән кызга карап куйды да, саф татарча итеп:
— Карале, авыл кызы бит син, сеңелкәш, әйеме? Акцентың әйтеп тора. Күптән шөгыльләнәсеңме бу кәсеп белән?
— Бүген өченче көн. — Гөлзидә дә татарча җавап бирде. Тик нигә алай ачылып китеп дөресен әйтте соң әле ул?
Егет кеше гаҗәпләнүдән сызгырып ук куйды.
— Менә сиңа мә! Әйтәм җирле, тукталыштан егерме метр читкә баскансың. Киенүең, тәртибең дә башкача. Битеңә косметиканы да нык кызгангансың. Башлыйсың гына, димәк?
— Әйе шул, башлап маташам. Күп сүз — чүп сүз. Сүздән эшкә күчсәк яхшырак булмасмы? Сез мине кая алып барасыз? Бәясен күпмедән сөйләшәбез? Юк-бар хакка гына мин риза түгел. — Шундый сүзләр сөйләгәндә Гөлзидә үз-үзен танымады. Аның чикне тизрәк үтеп, үзен һаман да икеләндереп интектерүче күңел газапларыннан котыласы килә иде бугай.
Егет барган шәпкә кырыйга алды да, кисәк кенә машинасын туктатты.
— Менә нәрсә, сеңелкәш. Беренчедән, миңа «күбәләкләр» хезмәте кирәкми. Ул эш бик ошап киткән икән, төшеп кала аласың. Әле соң түгел. Берәр кысталганын эләктерми калмассың. Тукта, чыкмый тор. Тыңлап бетер, — ул ишекне ачып төшә башлаган кызның җиңеннән тотты — Икенчедән, минем күрше шәһәргә барышым. Шул якка бармыймы икән, дип, берүземә күңелсез булганга утырттым мин сине. Теләсәң, әйдә, минем белән бар. Мин тиз әйләнәм.
Дәвамы бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 9