Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Беренче умырзая. Повесть (15)
Чишмәгә таба үкереп, җир актарып килгән бульдозер каршына атылып кергән җигүле ат башын югары чөйде һәм бар көченә кешнәп җибәрде. Йолдыз Кашканың күзләре акайды. Башын каера төшеп, бер хуҗасына, бер үзе өстенә үкереп килгән коточкыч зур бульдозерга каранды ул. Акайган күзләрен кан баскан иде аның.
Фаяздан хатлар килә торды. «Авыл сагындыра, малай, шулай да кайтмыйм. Дөрес, шәһәрдә дә җанны кая куярга белми йөргән чаклар була. Ләкин барыбер, киткән-киткән, кире кайтып булмас ахры. Көлерләр, берни майтара алмаган икән, диярләр... Әгәр икенче гомер бирелсә, анысын һичшиксез авылда үткәрер идем. Ярый, Рәхимҗан малай, хәзергә. Яз, йәме!» – диелгән иде аларның соңгысында.
Ә авылда тормыш үз җаена акты, Көннәрнең берендә урамнар буйлап: «Нурлы Аланга мелиораторлар килгән», – дигән хәбәр таралды.
Мелиораторлар киләсе, колхозда зур мәйданда сугарулы җирләр буласы, дигән сүз күптән йөри иде инде. Арыш-бодай каерылып уңачак, күпьеллык үләннәр дүрт-биш тапкыр чабылачак, имеш. Авыл янында гына аркылы йөзеп чыга алмаслык зур диңгез хасил булачак дип, шаккатып, исләре китеп сөйли иде нурлы аланлылар. Олысы-кечесе туган авылларында гөлбакча ясарга тиешле шул мелиораторларның килүен көтеп яшәде.
Менә, ниһаять, «килделәр» дигән хәбәр ишетелде. Бала-чага иртүк су буена шул мелиораторларны күрергә йөгерде. Ә өлкәннәр – басуда, ындыр табагында. Уракның кызган чагы. Кинәт кызуга киткәнлектән, арышны суктырып бетермәс борын, бодай өлгергән, башагында тулышып арпа коела башлаган көннәр.
Фермага, ындыр табагына һәм авыл эчендәге йомышларга билгеләнгән атларны озаткач, Дада абзый тайлар ябылган аран янына килде. Анда Рәхимҗан Йолдыз Кашканы җигеп маташа иде. Карт аның янына килеп җитәр-җитмәс үзенең шатлыгын уртаклашырга ашыкты:
– Диңгезнең башланган җире нәкъ безнең бакча башында булачак икән, Рәхимҗан – түбән очта, – диде ул, балаларча куанып.
– Чынлапмы? – дип сорады егет, куанычын уртаклашкандай.
– Дада абыеңның белмәгәне юк, – диде карт, уенын-чынын кушып. – Кичәгенәк караңгы төшкәч бульдозерлар, җир ташый торган машиналар безнең бакча башына килеп туктады.
– Буа шунда булачакмыни?..
– Булмаска, су буеның иң тар җире безнең Карт тирәк чишмәсе турында бит. Мәшәкатьләнеп торасы да юк, ике яктан ишәсе дә төшерәсе генә балчыкны – буа әзер дигән сүз.
– Ә чишмә, Карт тирәк чишмәсе? – дип, сискәнеп куйды егет.
– Карале, чынлап та бит, – дип, гаҗәпсенеп калды карт, шул сораудан кинәт аңына килгәндәй. – Мин карт тиле ул хакта бөтенләй уйламаган. Чишмәне – җимерәләр, ызначыт... Менә карт тиле, куанып йөргән булам тагы.
– Ничек, җимерәләр?..
– Бульдозер белән ызначыт.. Менә карт тиле.
Егет, ниндидер карарга килгәндәй, ашыга, кабалана башлады. Камыт бавын тарттырып, аркалыкны күтәрде дә дилбегәне кулына чорнап тоткан көе арбага сикерде.
– Киттек, Дада абзый, киттек! Кичегергә ярамый! – дип кычкырды ул, әмер биргәндәй.
– Менә карт тиле, – дип сукрана-сукрана Дада абзый да арбага кунаклады.
Җигүле ат урам чабып чыгып китте, абзар капкасын ябарга да оныттылар. Алгы күчәр, берьяктан имән баганага эләгеп, уч төбедәй йомычка каерып чыгарды.
– Вәт, карт тиле, шуны да уйламаган, – дип, һаман үзен сүкте Дада абзый. Арба дыңгырдавыннан аның тавышы калтырап, бүленеп-бүленеп ишетелә иде. Төшеп калмыйм тагын дигәндәй, үзе ике куллап үрәчәгә ябышкан, аякларын арба төбенә җәелгән кабыкка күтәреп куйган.
Рәхимҗан исә утырып тора алмады. Башта тезәнлекләп карады. Әмма бераздан, ашыгудан үзен кая куярга белмичә, арба өстенә торып ук басты. Дилбегә очын берөзлексез пропеллер урынына баш өстендә әйләндереп куалады атын. Йолдыз Кашка томырылып чабуын белде.
– Ә Бакырчы чишмәсен нишләтәләр? – дип кычкырды егет, атка дилбегә очы белән кизәнеп.
– Су астында кала, ызначыт, – дип җавап бирде карт, арба эчендә аякларын сузып утырган җирдән.
– Чегән чишмәсе нишли?
– Күмелә, ызначыт...
– Ризван каеннарыныкы?
– Анысы да, ызначыт...
– Фазыл чишмәсе дәме?
– ...ызначыт.
Алар бер-берсен ишетми иде инде, шуңа күрә карт һәр сорауга «ызначыт», днп кенә барды. Егет атын тагы да ярсыбрак куалады, башка сорау бирмәде. Ә урамнар буп-буш иде, һәркем эштә – эшнең кызу чагы. Әледән-әле Дада абзыйның «Вәт карт тиле», «Вәт карт тиле» дип, үз-үзен тиргәве генә ишетелеп торды.
Түбән очка җитеп, су буена каергач, арба шалтыравы бөтенләй дә ишетелми башлады. Берсен икенчесе уздырырга теләгәндәй үкерешеп, бульдозер һәм скриперлар җир актара иде. «Диңгез ясаучы»ларны күрергә җыелган малайлар як-якка сибелеп аларга юл бирде.
– Туктагыз!... – дип кычкырды арба өстеннән сикереп төшкән Рәхимҗан. Аны ишетүче генә булмады. Иләмсез зур трактор йөз яшәр карт тирәкне төбе-тамыры белән аударган да шуны читкә өстерәп маташа иде. Тирәк карыша – китәргә, буйсынырга теләми, юан ботаклары белән, тамырлары белән җиргә, су читендәге вак ташларга ябышып калу җаен эзли, карышмакчы була. Трактор, бераз артка биреп, яңадан тарттырып карады – таш өстендә бушка әйләнгән тимер башмаклар астыннан берөзлексез очкын чәчрәп торды. Алай да барып чыкмагач, тагы бер трактор тагылды тирәккә, икәүләшеп үкерделәр. Түзмәде тирәк – сыкрау авазлары чыгарып, бирешергә мәҗбүр булды...
Ә инешнең аргы ягында, элек чишмә булган турыда, ике бульдозер һаман да җир актара. Берсе артыннан икенчесе чиратлашып йөри-йери каезлый иде алар чишмәле тау битен. Үз күзләренә ышанмыйча, күз алдындагы хәлләр куркыныч бер төш кенәдер дип гаҗәпләнеп, бу хикмәткә исе китеп карап торды Рәхимҗан бер тын. Чишмә, бульдозер үткән саен, балчык һәм ташлар астында күмелеп кала. Ләкин озакка түгел, икенче бульдозер килеп җитәргә өлгерми, ком һәм балчык арасыннан фонтан булып яңадан бәреп чыга чишмә. Тагын күмелә, тагын бәреп чыга. Тагын, тагын... Шул рәвешле, берөзлексез үкереп эшләп торган зур-зур ике бульдозер белән тарткалаша иде Карт тирәк чишмәсе. Куеныннан алынган кызыл балчык инде тау кадәрле өелгән булуга да карамастан, һаман бирешми, бирешергә теләми иде тирәксез калган Карт тирәк чишмәсе.
Рәхимҗан яңадан аты янына ыргылды, арбага сикерде. Су буендагы мәхшәрне күреп чарасыз калган Дада абзый читкә тайпылып өлгерде. Чишмәгә таба үкереп, җир актарып килгән бульдозер каршына атылып кергән җигүле ат башын югары чөйде һәм бар көченә кешнәп җибәрде. Йолдыз Кашканың күзләре акайды. Башын каера төшеп, бер хуҗасына, бер үзе өстенә үкереп килгән коточкыч зур бульдозерга каранды ул. Акайган күзләрен кан баскан иде аның.
– Туктагыз!.. Хәзер үк туктагыз.. – дип, җан ачуы белән үрсәләнеп кычкырды егет.
Бульдозер тукталып калды. Рәхимҗанның яшьтәше чамасындагы егет кабинадан башын чыгарды.
– Син нәрсә, үз акылыңдамы? Ал атыңны... – дип кычкырды ул, трактор гөрелтесен уздырырга тырышып.
– Туктагыз! Үз акылымда мин, туктагыз! – дип кабатлады Рәхимҗан, йөзенә, маңгаена чәчрәгән болганчык суны тельняжка җиңе белән сөртеп.
Җир актарган тракторлар, үкерүдән җиңелчә гөрелтегә күчеп, берәм-берәм туктап калдылар. Кабиналардан төшкән трактористлар дилбегәсен чорнап тоткан көйгә һаман арба өстендә басып торган Рәхимҗанга таба атладылар.
– Син нәрсә... Дөньядан туйдыңмы әллә? – дип кычкырды берсе.
– Буаны монда буарга кем рөхсәт итте? – дип эндәште Рәхимҗан, мөмкин кадәр үзен тынычрак тотарга тырышып.
– Ә син кем буласың? – Сорауга каршы сорау белән эндәште тракторчылар арасыннан өлкәнрәге.
– Мин – Айтуганов! – диде ул ачык һәм үз-үзенә ышанган тавыш белән. – Буаны монда буарга ярамый, ниндидер аңлашылмаучылык килеп чыккан...
Тегеләр икеләнеп калды, бер-беренә каранып алгач, тагын шул ук өлкән тракторчы эндәште:
– Ә син, энем кем соң, кем булып эшлисең димме...
– Минме, мин – ат караучы. Шушы авылда, шушы чишмәләр суын эчеп үскән егет.
– Ат караучы... Конюх, – дип, бер-беренә карап, көлемсерәп куйды килгән трактористлар. – Зур кеше икәнсең...
– Туктагыз! Үлсәм-үләм, әмма чишмәләрне актарырга мин сезгә ирек бирмим, – дип кычкырды ул.
– Энекәш, безне сезнең баш инженер чакырды. Үтенеп сораганга, чиратсыз – бер көнгә генә килдек авылыгызга. Вакыт юк, бүлдермә син безнең эшне... – диде, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышкан теге өлкән абзый. Ә башкалары аның сүзләрен җөпләп, үзләренең эше ашыгыч икәнлекне аңлатып, шаулашып алды, сәгатьләренә күрсәттеләр.
– Бераз көтегез, хәзер мин Мирзанур абыйны алып төшәм, – диде Рәхимҗан. – Ләкин тракторларыгызны сүндерегез.
– Мизанур... Анысы кем тагын?...
– Колхоз рәисе.
Тракторчылар, бер-беренә каранып, иң өсләрен сикертеп алдылар.
– Ләкин тиз булыгыз анда, без шул арада капкалап алырбыз, – диде, әлеге дә баягы теге абзый.
– Киттек, Дада абзый, – дип, Рәхимҗан атын авылга, колхоз идарәсенә таба борды.
Җитәкче идарәдә юк иде, ындыр табагында таптылар үзен. Сүзне өлкән кеше Дада абзый башлады.
– Бу ничек була инде, Мирзанур? – диде ул. – Авылны чишмәсез калдырырга булдыгызмыни?
– Кем әйтә аны, Дада абзый, ул нинди сүз тагын? – дип, аңышмады колхоз рәисе.
– Белмисең, ызначыт... әллә белмәгәнгә сабышасыңмы? Ә инешне анда Карт тирәк чишмәсе турыннан буып яталар, – диде карт, дулкынлануын яшерә алмыйча.
– Чишмәләрне су астында калдыру дөрес түгел, Мирзанур абый. Әйдәгез, туктарга кушыйк үзләренә, – дип, Рәхимҗан аны тизрәк су буена төшәргә әйдәде.
Эш калдырып йөрисез шунда дигәндәй, кашын җыерып алды рәис , уңга-сулга каранды, һәм амбар өе янында механизаторларга нидер аңлатып торган баш инженерны үзенә дәште.
Баш инженер ялт кына килеп тә җитте. Аның шул хәрәкәтеннән үк тәвәккәл һәм энергиясе ташып торган егет булуын күзалларга мөмкин иде.
– Ашыккансың! – диде рәис, кырыс тавыш белән.
– Кайда? Нәрсә? – дип, аңышмый торды баш инженер.
– Буа будырырга дим...
– Барыбер будырасы ич аны, – диде баш инженер, «ә-ә, эш шуңарда гынамыни» дигәндәй, җанланып китеп. – Таныш егетләр, сүз тыңлап кына килделәр. Бер көндә әзер булачак.
– Ә проект бармы?
– Юк, – диде баш инженер, һич исе китмичә. – Ләкин булачак. Җир эшләрен язга-көзгә калдырасы килмәгән иде, икеләтә, өчләтә күбрәк каерачаклар. Түләү бездән ич...
– Проект кая? – дип кабатлады рәис, тавышын күтәрә төшеп. – Су буен, чишмәләрне су астында калдырырга кем рөхсәт итте? Төшеп, хет бер күргәнең бармы безнең су буйларын?
Шунда гына баш инженер, җитәкченең чынлап сөйләшүен аңлап, җитдиләнеп калды. Шулай да тиз генә сер бирәсе дә килми.
– Чишмә санап йөрмәсәм дә җитәрлек ич минем эш. Авылга су кертелгән, Мирзанур абый, колонкалар җитәрлек. Югалту юк, барысы да уйланылган.
– Туктатсыннар, – диде рәис, янәшәдә торган җиңел машинага ымлап. – Хәзер үк туктатсыннар эшне. Күпкә түзгәнне, азга түзәрбез буасыз да. – Һәм җәлт кенә машина кабинасына кереп шуган егетнең артыннан кычкырып калды. – Төшкән-төшкән, бер очтан чишмә суын да эчеп кайт...
Кичен, көтү кайтыр вакыт җитеп килгәндә, Рәхимҗан яңадан Карт тирәк чишмәсе янына төште.
– Диңгез ясаучылар китте, абый, – дип кычкырып калды аның су буена төшеп баруын күргән бер бәләкәй малай.
«Кемгә нәрсә...» дип уйлап куйды ул күңеленнән генә. Чөнки теге малайның кәефе тәмам кырылган күренә иде. Авылларында шундый зур вакыйга була дип көткәндә генә булмый калсын әле...
Су буе иртәнге шау-шудан тынып калган. Вак ташлар белән серләшкән инеш челтерәве генә ишетелеп тора. Кызыл балчык астында калган чишмәдән агып төшкән болганчык су инешкә хәвеф төсе өстәгән. Чәчләренә бәс төшкән берничә агай бер читкә йолкынып ташланган карт тирәк өстендә серләшеп утыра. Баеп барган кояштан инешкә таба аларның күләгәләре сузылган. Бу күләгәләр шул кадәр озын иде ки, алар егеткә икенче офыккача барып тоташкан сыман тоелды.
Чишмә янында беразга тукталып торгач, ул югары очка су буйлап кына менәргә ният итте. Ләкин күп китәргә өлгермәде, Чегән чишмәсе турындагы тыкрыктан бала җитәкләп төшеп килгән яшь хатынны күреп, аяклары атламас булды. Ул хатын – Зәйнәп иде. Әле кайчан гына шушы су буенда, шушы турыда аның белән таң каршылаган Зәйнәп! Тәненнән кырмыскалар чабышып узгандай булды егетнең, эсселе-суыклы булып китте.
– Рәхимҗан, нишләп монда йөрисең?... – дип эндәште Зәйнәп.
– Болай гына, – диде Рәхимҗан.
– Син шундый үзгәргәнсең, Рәхимҗан...
– Ә син һаман шундый матур...
– Минем сине диңгезче киемендә күрәсем килгән иде... Сиңа тельняжка килешә торгандыр, Рәхимҗан.
– Ә сиңа нәрсә кисәң дә килешә...
– Бала дамы? – диде Зәйнәп, елмая төшеп.
– Бала да килешә...
– Рәхмәт, Рәхимҗан, син һаман элеккечә икәнсең. Яхшы күңелле, эчкерсез...
– Юк, үзгәрдем, – диде егет, бу сүзләренә ниндидер мәгънә сеңдерергә омтылып. – Әйе, син олыгаеп, чын ир-егет булып киткәнсең, Рәхимҗан.
– Озаккамы, күпкә кайттыңмы, Зәйнәп? – дип сорап куйды егет, сүзне борырга теләп.
– Бер-ике атна ял итәргә исәп, – диде Зәйнәп һәм бераз уйланып, аяк очына карап торгач, өстәп куйды тагын. – Безнең авыл шундый матур икән, Рәхимҗан. Сагынып кайттым...
– Әле генә белдеңме?! – диде егет, авылның Зәйнәпкә дә ошавына чын күңеленнән куанып. – Ә үзең бит авылдан тизрәк китәргә ашкындың.
– Ашкындым... – диде Зәйнәп, күз алдына үсмер чагын китереп. Күкрәк тутырып тирән сулыш алды, аннары аяк очында тукталган карашын туры егеткә төбәде. – Авылда яши алмас идем барыбер.
– Нигә?
– Авыл кунакка кайтканда гына әйбәт... Ә сезнең матурлык күрергә, аның табигатенә сокланырга вакытыгыз юк.
– Авыл кешесе дә ике күзле, Зәйнәп. Ялгышасың! Шунда ул үзенең әлеге матурлыкны яклап бүген генә дә күпме борчылу кичерүе хакында сөйләмәкче булган иде. Ләкин ниятеннән кире кайтты.
– Әни, әни, монда су бар, – дип эндәште су читендә кайнашкан сабый.
– Өйләнгәнсеңдер? – дип сорап куйды Зәйнәп.
– Өлгермәдем әлегә, – диде егет. Хәер, Зәйнәп бу хакта үзе дә белә иде булса кирәк.
– Әни, әни, монда таш бар, – дип эндәште вак ташлар өстеннән йөгереп барган бала.
– Нурлы Аланда матур кызлар бик күп ич, – диде Зәйнәп, егетне шелтәләгән сыман.
– Нурлы Аланда кызлар бар... егетләр дә төшеп калганнардан түгел, – дип, әйтеп ташлады Рәхимҗан. Үзе шундук әлеге сүзләренең урынсызрак килеп чыгуын чамалады.
– Әни, әни, монда чәчәкләр бар, – дип эндәште тугайда йөгереп йөргән бала.
– Укырга уйламыйсыңмы? – дип сорады Зәйнәп.
– Читтән торып укырга җыенам, – диде егет.
– Әни, әни, бу нинди абый? – дип сорады алар янына килеп җиткән бала.
– Бумы?.. Бу... бер абый, авылдашым, классташым һәм.., – дип, төртелеп, югалып калды Зәйнәп. Рәхимҗан үз гомерендә беренче мәртәбә аның шулай уңайсызланып, ни әйтергә белми торуын күрде.
– Миңа кайтырга кирәк. Сау бул, Зәйнәп, – диде егет, шулай кирәклеген аңлап.
Зәйнәп ни дияргә белмәде, тибрәнеп-тибрәнеп тирән сулыш алды – күкрәгендә берьюлы ике җан һавага ашып кире урыннарына кайтты. Тагын! Тагын тибрәнде җан. Китәргә җыенган егеткә күзләрен тутырып карады хатын.
– Әни, әни, абый нигә китте? – дип сораган сабый бала авазы ишетелде ды арка тарафта.
– Абый ашыга, абыйның эшләре бар, – диде Зәйнәп.
Рәхимҗан артына борылмады. Алсуланып баеган кояшка таба атлап, ул туп-туры су буйлап китеп барды. Күзләреннән әллә ал шәфәкъ нурлары тамды, әллә нур булып чык бөртекләре йөгереште...
(Дәвамы бар)