Әлдермешкә кайтам әле Урал Рәшитов көе Тәслимә Низами сүзләре Сая елгалары ага, Текә ярларга тулып. Агар идем шул якларга, Чишмә моңнары булып. Кайтам әле Әлдермешкә, Чишмәгә төшәм әле. "Һаман сине сөям", — диеп, Серемне чишәм әле. Су чәчрәтеп уйнап үстек Сөйдеркә буйларында. Тере су тамчыларыдай Калдың син уйларымда. Эчсәң Сөйдеркә суларын, Сизмәссең дә салкынын. Яшәү көчең, дәртең артыр, Дөрләр йөрәк ялкының. Әлдермеш якларын бизи Мәхәббәт үзәннәре, Ут йөрәкле егетәре, Тиңдәшсез гүзелләре.
Ташлама гына, Аллам! Эльвира Хаматнурова көе Гөл Мирһади сүзләре Беләм,юкка килми язлар,җәйләр, Юкка җил исмәгәнен Беләм ,җиргә, шул гонахлы җиргә Тикмәгә килмәгәнмен, Елаган,көлмәгәнмен. Кушымта: Һәркем килә җиргә үз юлыннан Син кушканча яшәп үтәргә,- Әй,Ходаем,алма гомеремне, Иртә миңа,иртә китәргә: Кирәк язылганны үтәргә. Килми йолдыз булып атыласым Бер мизгелне балкытып, Килә яшәсем изге нур булып. Йорәкләрне яктыртып, Йорәкләрне яктыртып. Кушымта. Йорәгемә якты юл сузгансың. Шул юлдан барам алга. Әзер мин җиңәргә авырлыклар, Ташлама гына Аллам! Юлымнан сиңа барам… Кушымта. Һәркем килә җиргә үз юлыннан Син кушканча яшәп үтәргә,- Әй,Ходаем, алма гомеремне, Өлгерермен әле китәргә: К
Показать ещё