Талгын гына Идел ага Туган ягыма таба. Бөдрә талларын тирбәтеп, Кояшта нурлар уйнатып, Чал дулкыннары ярга кага. Сагындым авылымны, Кайчан кайтырмын инде? Сәлам әйт сөйгән ярыма, Әткәйгә-әнкәемә лә, Сәлам әйт тугайларыма /туганнарыма/, Искә төшә шул чаклар, Ярым калды еракта. Шатлыкларын балачакның, Мәхәббәтем синдә таптым — Күңелем сиңа тарта. Сагындым авылымны, Кайчан кайтырмын инде? Сәлам әйт сөйгән ярыма, Әткәйгә-әнкәемә лә, Сәлам әйт тугайларыма /туганнарыма/.
Йолдыз бүләк итмим, чөнки буем җитми, Бүләк итәм сиңа чын сөю. Әгәр булсак бергә, кайгың булмас бер дә, Урап узар яну һәм көю. Дуслар бирсә сәлам, сиздермичә алам, Ошап бетмәс диеп үзеңә. Карашыңнан сизәм, син күптәннән сизгән Көнләшүең чыккан йөзеңә. Әгәр булсаң җилкән, мин кем булыйм икән? Булыйм микән әллә җил-давыл? Юк, мин давыл булмам, җиңалмассың, алмам, Давылда җилкәнгә бик авыр.
Хыянәт Төшемә керәсең таңнарда Хыянәт ачысы жаннарда. Таптадың саф сөю хисләрен хисләрен Нишләдең син иркәм нишләдең Былбыллар ник елый талларда Бер кем юк хәлемне аңларга Уйнаклап җил керде арага Ни дәва табыйм соң ярага Әйттеңме үкенү сүзләрен Нәфрәттән яшь тулы күзләрем Кичермим мин сине, гомергә- гомергә Янсам да, калсам да күмергә. Бер кискән телемнәр ябышмый Өзелеп сөйгәннәр ялгышмый. Вәгдәсен өзгәннәр кавышмый-кавышмый Моң иттең син минем язмышны
Моңаймагыз шомыртларым Зөфәр Хәйретдинов көе; Сания Әхмәтҗәнова сүзләре I) Үткәннәрдән миңа синең төсең булып, Истәлеккә калды бары моң гына. Без утырткан шомырт, шомырт агачлары Тибрәләләр җирдә хәзер тын гына. Кушымта Моңаймагыз әле, минем шомыртларым, Чайкалмагыз сыкрап салкын җилләрдә. Күтәрә алмас ачы, ачы хәсрәтләрем. Сездән башка сөйлим, сөйлим кемнәргә? II) Һәрчак язлар җиткәч, бер-берсенә сыенып, Шау чәчәккә күмелер ап-ак шомыртлар. Син янымда чакны миңа хәтерләтә Үзәк өзгеч моңсу шушы вакытлар. Кушымта III) Күзләремдә инде күптән яшьләр кипте, Тик җан гына ћаман сыкрап гел елый. Минем яшем булып, җиргә, шыбырдашып, Көзләр җиткәч, кипкән шомырт коела. Кушымта
Show more