Кабак - гаҗәеп файдалы яшелчә. Аны бик күп төрле итеп пешерергә мөмкин. Кабакның өске өлешен кисеп алабыз - ул капкач булачак. Эчен алабыз, азрагын эчлеккә турыйбыз. Пешеп җитәр-җитмәс дөгегә туралган кабак, җимешләр (йөзем, караҗимеш, күрәгә һ.б.) һәм эретелгән акмай салабыз. Шушы массаны кабак эченә тутырабыз, өстенә тагын бераз акмай салабыз. Кабакның «капкачын» каплап 180 градуста 1,5 сәгать пешерәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!