Әйтеләсе сүзләрне әйтеп калырга... эшләнәсе эшләрне эшләп калырга... үкенечкә калмасын дигән уйлар күңелемә тынгы бирми... гөмер шундый тиз үтә, күз ачып, йомганчы, таң ата, кич була, яңа гына кайчан яз җитә инде диеп көтә идек, инде язның яртысы үтеп тә киткән... Әле генә кайчан инде кияүгә чыгам, баламның тавышын ишетәм инде диеп хыяллана идем... инде баламның балалары йөгереп йөри... шундый тизлек белән бара тормыш... иртәгә әйтермен, иртәгә эшләрмен, иртәгә гафу үтенермен диярлек түгел... Дөресме? Сез ничек уйлыйсыз, дусларым? Уй-фикерләрегезне язсагыз, бик шат булырмын...