Сабада “Әйдә шаяРТ” татар КВН Лигасының район этабы узды.
Яшүсмерләр арасында 3 нче урынга “Бетергеч” Шекше төп мәктәбе командасы, 2 нче урынга “Батырлар” саба аграр көллияте студентлары, 1 нче урынга “Жумайсынба” Саба гимназиясе командасы чыкты.
Эшләүче яшьләр арасында 1 нче урыннарны “Дулкын”- "Саба йөзү бассейны" физкультура - сәламәтләндерү комплексы" бюджет муниципаль учреждениясе командасы һәм “Сукыр бер тиен”- Саба муниципаль районының финанс-бюджет палатасы командалары бүлеште.
ГРАН-ПРИ иясе булып, җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятенең “Каймак” командасы танылды. Тулырак видеомизгелләрдә📹
#Сабатаңнары
#Татмедиа